Өлкән яшьтәге мөслимлеләрне университетка укырга чакыралар
Яңалыклар

Өлкән яшьтәге мөслимлеләрне университетка укырга чакыралар

"Өченче буын университеты" бу елны да өлкәннәрне компьютер курсларына укырга чакыра. Сентябрь аенда Мөслимнең Тукай мәктәбендә башланачак укуларга гаризаны районның пенсия фондына килеп язарга кирәк. Санак серләренә төшенеп, бөтендөнья пәрәвез челтәрендә иркенләп йөзгән апа-абыйларга уку төгәлләнгәч, уку турында таныклыклар биреләчәк.


Нет комментариев