Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия "ТАТМЕДИА"дан бүләк алды

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең газета-журналларга язылучылар арасында бүләк уйнатуы матур гадәткә әйләнде. Бу, бердән, вакытлы матбугатка кызыксынуны арттыра, икенчедән, айпад яки телевизордан кем баш тартсын?! Райондашларыбызның әлеге акциядә актив катнашуы һәм бүләк отуы сөендерә. 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары", "Мәгариф", "Көмеш кыңгырау" газеталарына, "Салават күпере", "Мәгариф" журналларына язылган Лилия...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең газета-журналларга язылучылар арасында бүләк уйнатуы матур гадәткә әйләнде. Бу, бердән, вакытлы матбугатка кызыксынуны арттыра, икенчедән, айпад яки телевизордан кем баш тартсын?!

Райондашларыбызның әлеге акциядә актив катнашуы һәм бүләк отуы сөендерә. 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары", "Мәгариф", "Көмеш кыңгырау" газеталарына, "Салават күпере", "Мәгариф" журналларына язылган Лилия Гыйлфанова (рәсемдә) кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Лилия ханым Яңа Сәет авылында яши. Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бүләк алырга ул улы һәм кызы белән килгән иде. Балаларында да кече яшьтән үк вакытлы матбугатка, укуга мәхәббәт тәрбияли Лилия ханым. Ә үзе:

- Газета-журналлардан иң якыны - "Авыл утлары", - ди. - Районкүләм вакыйгаларны, яңалыкларны шуннан укып барам. Иң беренче район газетасын укып чыгам. Үзебезнеке бит!

Киләсе яртыеллык өчен вакытлы матбугатка язылу бара. 31 мартка кадәр "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына ташламалы бәядән язылырга мөмкин. 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен газетабызга язылу бәясе: физик затлар өчен - 719,88 сум, оешмалар өчен - 809,88 сум. Әйе, вакытлы матбугатка язылу бәясе арта. Әмма подписка бәясенең күпчелек өлеше почта чыгымнары өчен тотыла. Газетабызны Мөслим матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән язылу бәясе, ягъни альтернатив подписка - 300 сум гына. Электрон подписка бәясе дә үзгәрмәде (300 сум). Киләсе яртыеллыкта да бергә булырбыз, дип ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама