“Легаль булмаган мигрант” операциясе узды
“Легаль булмаган мигрант” операциясе
4 хокук бозу очрагы ачыкланган
Мөслимдә 18-27 сентябрь көннәрендә “Легаль булмаган мигрант” операциясе узды. “Профилактик чара кысаларында чит ил хезмәткәрләре эшли торган оешма-предприятиеләр тикшерелгән. Нәтиҗәдә, 4 хокук бозу очрагы ачыкланган. Намуссыз эш тәкъдим итүчеләргә 800 мең сумга кадәр штраф салына. “Мигрант” операциясе кысаларында Россиядән 80 чит ил гражданины кире үз илләренә кайтарып җибәрелгән”, – дип хәбәр итә районның миграция хезмәте җитәкчесе Фәридә Гыйзетдинова.
Фото:Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев