Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышка әзерләнәбез

Көзнең соңгы ае ноябрьдә бакча эшләрен тәмамлау бурычы тора. Беренче чиратта туфрак туңганчы, түтәлләргә тирес, кош тизәге, агач көле кертеп, җирне көрәк тирәнлегендә казып, язга әзерләп куярга кирәк. Дүрт-биш елга бер тапкыр туфракка известь кертеп калдыру да файдага гына.

Теплицадагы туфракның составын яхшырту кирәклеге турында онытмаска кирәк. Әгәр мөмкинлек бар икән, аның түбәсен ачып калдырыгыз. Андагы туфрак яңгыр һәм кар сулары белән сугарыла, составы яхшыра, шул рәвешле җир үз-үзен “чистарта”. 
Ноябрь ахырларында, туфрак 5-6 сантиметрга кадәр туңганнан соң, утыртылган түтәлләрне һәм участокта үскән күпьеллык үсемлекләрне мүлчәләргә кирәк. 
Күпьеллык чәчәкләр турында да онытмыйк. Суыклар башланып, җир бераз туңа төшкәч, суганлы чәчәкләрне (гиацинтларны, лилияләрне, сортлы нәркизләрне, лаләләрне) ябу кирәк. Моның өчен алдан әзерләнгән урман яфраклары, пычкы чүбе, торф вагы һ.б. кулланыла. Аларны чәчәк түтәленә 10-15 сантиметр калынлыгында җәеп, өсләренә чыршы, нарат ботаклары ташлагыз. Кышын кар аз төшсә, тирә-яктан кар җыеп, түтәлләр өстенә өеп куярга онытмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев