Кырлар сый ала
Бу көннәрдә аграрийлар минераль ашлама ташый.
Чәчүлек җирләренең һәр гектарына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, уртача 50 кг азотлы һәм катлаулы ашлама туры килә. Бүгенге көнгә 5 мең гектарда – уҗым культураларына, 1 мең гектарга якын мәйданда күпьеллык үлән басуларына ашлама кертелде. “Намус” агрофирмасында уҗым тукландыру төгәлләнде. “Август-Мөслим” һәм “Туган як” агрофирмаларында бу агрочара оешканлык белән бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев