Котлыйбыз!!!
Яңалыклар

Котлыйбыз!!!

30 декабрь көнне минем кадерле тормыш иптәшем, балаларыбызның әтисе, оныкларыбызның сөекле бабасы Шәрипов Рөстәм Мирзагалиевичка 70 яшь тула.

Ул – мактаулы да, катлаулы да тормыш юлы үткән кеше. Тырыш хезмәтеләре өчен хөкүмәтебезнең зур бүләкләренә ия булды. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр йөртә. Ул – Мөслим районының Почетлы гражданины. 
Юбилее уңаеннан аны бу күркәм бәйрәме белән тәбрик итәбез! 
Без аның белән чиксез горурланабыз, ул безнең барыбызның да ныклы терәге.Киләчәк көнәребездә дә Ходай сәламәтлектән аермасын, бәхетле-шатлыклы тормыш насыйп итсен дип телибез. 
Гади, сабыр, олы җанлы да син, 
Кылганнарың – бары изгелек. 
Кайгыларсыз үтсен һәр көнебез, 
Бәхетебез булсын гомерлек! 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мәсуфә, кызың Алсу, улың Алмаз, киленең Гөлназ, оныкларың Эльвина, Амира, Элина, 
Тимур.


Нет комментариев