«Корстон»га ңа җитәкче билгеләнде
13 ноябрьдән Казан кунакханә комплексын яңа җитәкче үз кулына алды. Илдар Миңвәлиев урынына Омскиның «Корстон»ын җитәкләгән Андрей Билюк килде. Бу мәгълүматны «Контур.Фокус» базасы раслый
Илдар Миңвәлиев «Корстон Казань»ны 2019 елдан бирле җитәкләде. Кунакханә бизнесына килгәнче ул таможня контроле белән шөгыльләнгән һәм берникадәр вакыт Татарстан таможнясын җитәкләгән. Миңвәлиев бу вазифада Раис Мөбәрәкҗановны алыштырды, ул комплексны булдыру башында торган һәм бу вакытка кадәр Казанның экс-мэры Камил Исхаковның якын ярдәмчесе булган.
Шулай итеп, 2006 елдан бирле Андрей Билюк Казан «Корстон»ының өченче генераль директоры булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев