Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда комиссия эшләде

Комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очрашып, эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүнең бердәм системасын булдыру, сөт терлекчелегендә көтүлекләр белән идарә итү һәм ашату программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча сөйләште.

Районда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов җитәкчелегендәге комиссия эшләде. Комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очрашып, эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүнең бердәм системасын булдыру, сөт терлекчелегендә көтүлекләр белән идарә итү һәм ашату программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча сөйләште. Гамәли ярдәм күрсәтү өчен район хуҗалыкларының терлекчелек торышы белән якыннан танышты. Комиссия шулай ук Үрәзмәт авылында 2400 башка исәпләнгән “Август-Мөслим” җәмгыятенең терлекчелек комплексы төзелеше белән дә танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев