Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Киңәшле эшнең нәтиҗәсе дә яхшы

Авыл җирлекләре башлыклары узган елгы эшчәнлеккә хисап тоталар. 19 гыйнвар көнне Крәш.Шуран һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә җыеннар үтте.

Ике җирлектә дә җыелышларга башка ел­ларга караганда халык күбрәк килгән иде. Чарада район башлыгы урынбаса­ры Азат Әхмәтҗанов, про­курор ярдәмчесе Ильвир Бәхтиев, шулай ук район үзәк хастаханәсе, Мөслим районында клиентлар­ны кабул итү хезмәте, рай­он эчке эшләр бүлеге, район ветераннар сове­ты, “Август-Мөслим” һәм “Гринта” җәмгыятьләре вәкилләре дә катнашты.

Җыелыш башланган­чы район мәдәният йор­ты хезмәткәрләре концерт номерлары тәкъдим итте. Монда Крәш.Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллинның сүзләрен китерү урынлы. “Халык ба­янга җырлаулаучыларны күрергә теләгән иде”, – диде ул. Үзешчәннәр исә “үз репер­туарына” хилафлык кылмады.

Биш авылдан торучы Крәш. Шуран авыл җирлегендәге 243 хуҗалыкның 195ендә тор­мыш бара. Шуларда 380 кеше исәптә торып, чынлыкта 318 кеше яши. Биш ел эчендә ха­лык саны 79га кимегән. Про­пискага керүчеләр – алтау. Гаилә коручылар һәм аеры­лышучылар теркәлмәгән, ике бала туган. 33 укучы, мәктәпкәчә яшьтәге 14 бала бар.

Пай җирләре өчен түләүне “Мөслим-Август” җәмгыяте ашлыклата башкарган. Түләү алмый калган кешегә җәмгыять вәкиле Радик Пе­тров җавап бирде.

– Бу проблема Симәк авыл җирлегендә дә бар. Мәсьәлә хәл ителәчәк, эш Росреестр дәрәҗәсендә бара, – диде ул.

Җирлектә өч кеше шәхси ярдәмче хуҗалык өчен кредитлардан файдалан­ган. Таһир Мөэминов, Ра­мил Нурлыгаянов, Николай Петровның гаилә фермала­ры эшли.

Ташъелга авылында, фель­дшер эштән китү сәбәпле, медпункт эшләүдән туктаган.

Тат.Шуран төп мәктәбе ди­ректоры Венера Шаева чы­гышыннан күренгәнчә, би­нада узган ел ремонт үткән. 11 укытучы да югары белем­ле һәм аларның 75 процен­ты – җирле кадрлар. Быел биредә 20 бала белем ала, мәктәпкәчә төркемдә ике са­бый тәрбияләнә. Урта белем алу өчен чыгарылыштан соң балаларның 20 процентка якыны Мөслим мәктәпләренә йөри.

Тат. Шуран мәктәбенең өч филиалы бар – Елгабаш, Иске Вәрәш һәм Симәк баш­лангыч мәктәпләре. Бик ерак­ка артка китү булса да, чагыш­тырмый булмыйдыр: 1973 елда 340 бала укыган, 30га якын педагог эшләгән Симәк мәктәбе бүген, укучылар бул­мау сәбәпле, ябыла.

Узган ел җирлектә үзара салым 700 сумнан 92 про­цент күләмендә җыелган. Авыл җирлеге башлыгы Ра­дик Сафиуллин республика субсидиясе белән кушылган бу сумманың нинди максат­ларда кулланылуы хакын­да сөйләде һәм башкарыл­ган эшләрдә катнашучылар­га рәхмәтен җиткерде. Быел үзара салымны 1 мең сум­нан җыярга карар кылган­нар һәм аның бер өлешен су белән тәэмин итү максатына (Ташъелга авылыннан кала) юнәлтәчәкләр.

– Башкарасы эшләр күп. Дәүләт ярдәменнән файдала­ну өчен үзара салымны тиз арада җыю кирәк, – диде Ра­дик Сафиуллин.

Район башлыгы урын­басары Азат Әхмәтҗанов җыелышта катнашучылар­ны район тормышы белән та­ныштырып, алдагы бурыч­ларга тукталды. Шулай ук ха­лыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Аңлашылганча, якын киләчәктә Крәш.Шу­ран ягына асфальт юл бул­мас. Елдан-ел кимеп бару­чы халык саны аз булу сәбәп моңа. Юл торышы хакында да әйтеп үтик. Иҗат төркемебез Мөслимнән чыкканда бер­нинди кар да, җил әсәре дә юк иде. Ә Вәрәшбаш борылы­шыннан соң Крәш.Шуранга кадәр юлда урыны-урыны белән көрт сала башлаган. “Мәктәп автобуслары, шу­ранлылар өчен кышкы юл газаплы икән, юл чистарту­чылар өчен бу якта эш фрон­ты үтә дә киң” дигән фикергә килдек.

Җирлек халкы быел өлкәннәргә игътибар җитенкерәмәве, халык­ка салам кирәклеге хакын­да җиткерде. Янгын сүндерү машинасының һичшиксез кирәклеге турында да сүз шактый озак барды.

Шундый ук җыен Вәрәшбаш авыл җирлегендә дә үтте. Җирлек башлы­гы вазыйфаларын баш­каручы Зөлфия Галие­ва чыгышыннан соң Иске Вәрәш авыл мәдәният йорты директоры Айгөл Ганиеваның эчтәлекле до­клады тыңланды. Вәрәшбаш мәчете имамы Сәхипҗан Бәдретдиновның үтемле вәгазь белән сугарылган чы­гышы да тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итте. Урыннардан сорау бирүчеләр, чыгыш ясаучылар да авыл мәнфәгатьләрен күздә тотып
сөйләде.

Мөнирә Арсланова.

Фото – Вәрәшбаш авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама