Кичә ир-атлар арасында волейбол буенча ярыш үтте
Яңалыклар

Кичә ир-атлар арасында волейбол буенча ярыш үтте

3 гыйнварда Мөслимнең универсаль спорт залында ир-атлар арасында волейбол буенча ярыш үтте. Анда Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән һәм Мөслим районыннан 11 команда катнашты. Нәтиҗәдә 1 урында Мөслимнең "Яшьлек"спорткомплексы командасы алды. Икенчедэ - Әлмәт командасы, ә өченче урынга Азнакай командасы чыкты. Ярышның иң яхшы уенчылары дип Михайловкадан Айзат Сафин һәм Евгений Федоров танылды. Уенчылар һәм җиңүчеләр медальләр, мактау грамоталары һәм кубоклар белән буләкләнде.


Нет комментариев