Хезмәтләрен хөрмәтләп
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә керткән күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен түбәндәге мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнә: гимназиянең математика укытучысы Асылгәрәева Гөлүсә Әсгать кызы – “Россия Федерациясенең тәрбия һәм белем бирүдә мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә керткән күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен түбәндәге мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнә:
гимназиянең математика укытучысы Асылгәрәева Гөлүсә Әсгать кызы – “Россия Федерациясенең тәрбия һәм белем бирүдә мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән;
гимназиянең инглиз теле укытучысы Бакирова Гөлназ Рәис кызы, гимназиянең биология укытучысы Бариева Ләйсән Фәхәметдин кызы, гимназиянең инглиз теле укытучысы Миннегалиева Лилиана Расих кызы, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы, лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы, Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Фахразыева Силүзә Котдус кызы – Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Мәгариф идарәсе методисты Галимова Лилия Илфак кызы, гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Мирзасалихова Гөлназ Шәйдулла кызы, Тат.Бүләр урта мәктәбенең математика укытучысы Нәбиуллин Мөнир Рәсим улы, Баланны төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сафин Фатих Нурулла улы, Мөслим “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Шәрәфетдинова Гүзәлия Фәнис кызы – Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән;
Михайловка урта мәктәбенең математика укытучысы Гыйлемова Эльмира Фәйзелгыйлем кызы, лицейның инглиз теле укытучысы Нуриева Лилия Линар кызы, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Сәфәргалина Ильмира Мөбарәкшә кызы, Тат.Бүләр урта мәктәбенең физика укытучысы Ялалов Айдар Люцин улы – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр.
Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Абдреева Гөлназ Фадаэль кызы, Салауз-Мухан төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Галеева Тәслимә Мизхәт кызы, Түбән Табын мәктәп-интернаты тәрбиячесе Низаметдинова Роза Занур кызы, Салауз-Мухан төп мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Фатихова Фирая Хатыйп кызы, Метрәй башлангыч мәктәбе тәрбиячесе Шәрифуллина Равилә Флүн кызы, Салауз-Мухан төп мәктәбенең математика укытучысы Шиһаепова Светлана Җәүдәт кызы, гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юлдашев Илдар Наил улы, политехника техникумы мастеры Миркасыймов Вәкил Миргарифан улы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр.
Ташлыяр “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Габидуллина Гөлзирә Ислам кызы, Мәлләтамак башлангыч мәктәбе укытучысы Гәрәева Рәсимә Рәсим кызы, Мөслим “Миләшкәй” балалар бакчасы хезмәткәре Солтанова Ханә Тәлгать кызы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр.
Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Габделхакова Рәфинә Мөнир кызы, Күбәк урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Гайров Ильяс Зиннур улы, лицейның социаль педагогы Латыйпова Гөлнар Рәзиф кызы, лицейның информатика укытучысы Мирасов Илһам Хәлил улы, Түбән Табын мәктәп-интернаты тәрбиячесе Мирзаянова Гүзәлия Галәлетдин кызы, Михайловка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Родина Татьяна Григорьевна, Михайловка урта мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Чубарова Лилия Ильяс кызы район мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев