Гүзәл Сәгыйтова: Тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр - бүген безнең таянычыбыз
Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казанда җәйнең соңгы мәдәни-күңел ачу вакыйгаларын игълан итте
«Кайвакыт безгә: «Бик күп чаралар үткәрәсез, җырлыйсыз һәм биисез, хәзер вакыты түгел, басынкырак булырга кирәк», - диләр. Әмма кешеләргә рухларын күтәрергә кирәк. Без бик борчулы вакытта яшибез, һәм күпләр үзләре өчен таяныч эзли, ә тел, мәдәният, гореф-гадәтләр – бүген безнең таянычыбыз. Эш таянычта гына да түгел, уртаклык, бердәмлек үзеннән-үзе көч бирә», - диде Гүзәл Сәгыйтова.
Казан мэриясе балконнарында 28 августта «Казан тавышы» музыкаль-шигъри перформансы, ә 27 августта Кабан күле ярында Камал театры артында «Бию көрәше» конкурсы узачак.
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев