Сакланганны саклар
Моңа кадәр өлкәннәрнең: “Күңел тынычлыгы кирәк, балалар, тынычлык булсын”, – дигән сүзләрен игътибарга алмый идек, чын мәгънәсен аңлап бетермәгәнбездер. Хәзер бу сүзләрне көн дәвамында еш кабатлыйбыз
Көн саен диярлек Россиягә, шул исәптән Татарстанга да пилотсыз очкычлар һәм ракеталар һөҗүм итә. Иминлекне тәэмин итү максатында республика территориясендә төрле чикләүләр кертелә.
– Мондый вакытта төп кагыйдә – паникага бирелмәү. Безнең республикага таба хәрәкәт итүче пилотсыз очкычлар ачыкланган очракта, “пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы” режимы кертелә. Бу очракта халыктан уяулык сорала. Пилотсыз очкычларны күргән яки тапкан очракта “112” бердәм номерына, район эчке эшләр бүлегенә яки авыл җирлеге башлыгына хәбәр итәргә кирәк, – ди район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов.
– “Ракеталар куркынычы” дигән игълан ишетсәгез, әлегә бар да тыныч, ләкин урамнан бинага керү яхшырак, дигән сүз. Мондый хәбәр республикага таба хәрәкәт итүче ракеталар ачыкланганда чыга. Бу очракта бинага керергә һәм тәрәзәләрдән ераграк торырга кирәк. “Ракета һөҗүме куркынычы” сигналы хәлнең җитдирәк булуын күрсәтә. Мондый сигнал Татарстан һава киңлегендә ракеталар күренгән очракта бирелә. Әлеге сигналны ишетүгә тизрәк ышыклану урыны эзләргә кирәк. Подвалга, шәһәрдә җир асты кичүенә, һичьюгы тәрәзәсез бүлмәгә кереп ышыкланыгыз.
Пилотсыз очкычлар һәм ракеталар һөҗүме булганда, төп кагыйдә – үзеңә игътибарны җәлеп итмәскә кирәк. Очкычның күрү зонасына эләкмәскә тырышыгыз. Әкрен генә читкә китәргә, качарга кирәк. Пилотсыз очкыч янәшә булганда, мобиль телефон, рация, навигатордан файдалану катгый тыела. Әлеге приборларның сигналлары аппарат белән идарә итүгә йогынты ясарга һәм детонация китереп чыгарырга мөмкин.
– Пилотсыз очкычны фотога яки видеога төшерергә, аларны интернетка куярга ярамый. Әлеге фотоларның социаль челтәрләрдә таралуы дошманга һөҗүм юнәлешен төзәтергә ярдәм итәчәк. Фото яки видеоматериалыгыз булса, аларны полиция хезмәткәрләренә тапшырырга кирәк. Пилотсыз очкыч яки аның ватыклары табылу турында район эчке эшләр бүлегенә, “112” бердәм номерына яки авыл җирлекләре башлыгына хәбәр итәргә кирәк, – ди Наил Бәдретдинов.
Пилотсыз очкычлар һәм ракета һөҗүме куркынычы янау турында сигналлар ишеткәндә, саклану кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим. Бу бәла-казалардан һәм күңелсез хәлләрдән сакланып калырга ярдәм итәчәк.
Түбән Кама шәһәрендә булган пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендәге фаҗигале хәлдән соң узган оператив штаб утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында гражданнарга хәбәр итүнең һәм качуның катгыйлыгын билгеләп үтте.
– Без регламент буенча үтәлергә тиешле гамәлләрне үтәмәдек. Кешеләр качарга тиеш иде. Алар махсус качу урыннарында булса, бәлки, мондый фаҗигале хәл булмас иде. Зыян күргән ике объектның берсе дә җитештерү инфраструктурасына карамый, димәк, аларга һөҗүм максатчан булган, – диде ул, халык фаҗигасен ассызыклап.
Иминлек кагыйдәләре үти алмаслык түгел. Аларны вакытында һәм төгәл башкарсак, үзебезнең һәм якыннарыбызның иминлеген тәэмин итү мөмкин. Пилотсыз очкычлар яки ракеталар һөҗүме янау турындагы сигналларны ишетү белән яшеренергә кирәк. Әгәр сез фатирда һәм качу урыны ерак икән, ванна, бәдрәф бүлмәсенә керегез яки коридорда ышыкланыгыз. Һичьюгы караңгы бүлмәгә кереп, стена буенда идәнгә ышыкланып утырырга мөмкин. Моңа кадәр тәрәзәләрне, газны, суны ябарга, утны сүндерергә тырышыгыз.
Шәхси йортларда яшәүчеләр базга яки подвалга төшә ала.
Өйдән чыгып киткәндә, үзегезнең һәм якыннарыгызның документларын, телефон, акча, су, даими куллана торган даруларны алыгыз. Күршеләрегезне дә кисәтегез. Балаларга һәм өлкәннәргә, күршедә яшәүче инвалидларга игътибарлы булыгыз.
Сигнал ишеткәндә, урамда яки транспортта булсагыз, хәрәкәт итүне туктатыгыз. Машинадан чыгып, якындагы яшеренү урынын, подвал, җир асты кичүен эзләгез. Андый урыннар булмаганда, зур су торбалары астына ышыкланырга мөмкин. Басуда яки табигатьтә булсагыз, ерганакларга, куе агачлыкка яшеренергә була.
Куркыныч янау турында сигнал булганда, йорт һәм кибет янында тормаска киңәш ителә, чөнки, шартлау булган очракта, дулкын белән пыяла ватыклары очарга мөмкин. Биналардан куркынычсыз ара 30-50 метрны тәшкил итә.
Пилотсыз очкычлар һәм ракеталар һөҗүме янау турындагы сигналларны ишетсәгез, югалып калмагыз, тынычлыкны саклагыз һәм тиз эш итегез. Балаларга һәм өлкәннәргә, күршеләрегезгә саклану кагыйдәләре хакында искәртегез. Вәзгыять һәркайсыбыздан сак һәм уяу булуны таләп итә.
Белешмә:
Мөслимдә яшеренү урыннарының адреслары:
Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты (Пушкин урамы, 43), Мөслим лицее (Октябрь, 39), гимназия (Кооператив, 170а), балалар сәнгать мәктәбе (Хафизов, 1), күпфункцияле үзәк (Пушкин, 91) биналары подвалына яшеренергә мөмкин.
Наилә Нәбиева фотосы.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев