Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Календарьда - дата

2 август - Һава десанты гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелде

Сугыш кырларында батырларча һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар

Шушы уңайдан бүген Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан мөслимлеләр Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында урнашкан стела янына җыелдылар.

Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм белән котлады

Тантаналы чарада район җитәкчелеге, район иҗтимагый Совет рәисе Рушат Солтанов, районның хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов, Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән мөслимлеләр һәм аларның тормыш иптәшләре, гаиләләре катнашты.

Геройларга чәчәкләр салдылар

Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хужин, Һава десанты гаскәрләренең район ижтимагый бүлеге җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, волонтёр, шушы гаскәрләрдә хезмәт иткән Рүзил Фәррахов сәламләде.

1 минутлык тынлык

Чарада катнашучылар сугыш кырларында батырларча һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә чәчәкләр салдылар. Чарада катнашучы барлык кунаклар егетләр әзерләгән тәмле чәй, коймак һәм торт белән сыйландылар.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев