Август - уңыш җыяр вакыт
Уңыш җыю белән беррәттән җир эшкәртү дә бара, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш тә дәвам итә
Август аенда бакчачыларны төрле эшләр көтә: уңыш җыю, яшелчә культураларын кабат утырту, туфракны сәламәтләндерү, чүп үләннәренә, бөҗәкләргә каршы көрәш, түтәлләрне сугару.
Уңыш җыябыз
Август аенда алма, груша, алыча, сырганакның иртә сортлары һәм соң өлгерүче чия җимешләре җитешә. Миләш өлгерә, карлыган һәм крыжовник җимеш бирүне тәмамлый.
Алмаларга һәм грушаларга артык өлгерергә ирек бирмәгез. Уңыш җыю өчен коры көнне сайлагыз. Черегән һәм кошлардан зыян күргән бөтен җимешләрне җыеп ташлагыз. Кыяр-помидорларны 2-3 көн саен, артык өлгерергә юл куймыйча җыеп алыгыз. Бәрәңгенең иртә өлгерүче сортларын казып алып, кояшта яхшылап киптерегез.
Августның беренче декадасында фасольнең, укропның, төсле кәбестә һәм брокколиның, татлы борычның төп уңышы, суган, сарымсак җыеп алына. Кабакны, гадәттә, җимеше 20-25 сантиметрга җиткәч, җыялар. Баклажаннарны көрән төскә керә башлагач та өзеп алырга кирәк. Бу эшкә соңга калсагыз, яшелчә катып китә һәм әче тәм керә.
Чәчү өчен уңышлы ай
Кайбер яшелчәләрдән икенче тапкыр уңыш алырга була.
Редис. Бу культура кыска көн яктылыгын ярата, шуңа күрә август – редисны кабат утырту өчен иң уңайлы вакыт. Айның беренче атнасы эссе булса, редис утыртуны ай уртасына калдырыгыз.
Яшел тәмләткечләр. Салат, укроп, петрушка, әче тәмләткечләрне (пряные травы) буш түтәлләргә утыртырга була.
Шалкан һәм чөгендер дә соңлап чәчү өчен яраклы. Аларны саклауга куярга планлаштырсагыз, июль ахыры һәм август башы – чәчү өчен иң яхшы вакыт.
Борчак. Тиз өлгерә торган сортларга өстенлек бирегез, алар уңышны 1,5 айдан бирәчәк. Яңа кузаклар белән сыйланыр өчен 10 көн саен чәчү үткәрергә була.
Пекин кәбестәсе. Бу культураны утырту өчен иң яхшы вакыт – июль яки август.
Башка культуралар утыртырга теләмәсәгез, буш түтәлләрне парга калдырырга мөмкин. Мондый участокларны мөмкин кадәр чүп үләннәреннән чистартырга кирәк.
Фото – Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев