Халыкара шахмат көне
Яңалыклар

Халыкара шахмат көне

“Мөслим йөрәге” паркында “Шахмат – спорт, уен, фән, сәнгать” исемле күргәзмә-әңгәмә үткәрелде.

20 нче июльдә Бөтендөнья шахмат федерациясе – ФИДЕ карары нигезендә, 1966нчы елдан башлап, Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Мөслим йөрәге” паркында райондашларыбыз өчен “Шахмат – спорт, уен, фән, сәнгать” исемле күргәзмә-әңгәмә үткәрделәр. Иске Карамалы мәдәният йортында бу көнгә багышлап, “Шахмат илендә” исеме астында информацион-интеллектуаль чара узды: шахмат уены барлыкка килү, үсү тарихы, бу төр уенның дөнья чемпионнары белән таныштык, мини-викторина узды, яшьләр шахмат кырында үзара көч сынаштылар.

Фото  freepik - ru.freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев