Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык медицинасы. Бал корты белән дәвалау

Умартачылар һәрвакыт кортлар эшләп чыгарган чаралар белән дәвалана. Алар кышын умартаның төбенә төшеп үлгән кортларны да әрәм итмиләр, дару ясыйлар. Аның өчен чималны 45-50 градус җылылыктагы мичтә киптерергә һәм эре иләктән уздырырга кирәк.

Үлгән кортлардан төнәтмә ясау тәртибе. 0,5 литр кортны 1,5 литрлы шешәгә салып, аракы өстиләр. Ике атна төнәткәч, сөзәләр һәм тигез нисбәттә су кушалар. Һәр литрга 100 әр грамм 20-30 процентлы тома балавыз төнәтмәсе өстәргө дә мөмкин. Бу дәвалануның нәтиҗәсен арттырачак.
Үлгән кортлардан әзерләнгән төнәтмә матдәләр алмашын яхшырта, ирлек көчен арттыра, бала табарга сәләтсезлек, цистит, пиелонефрит, аденома, гломерулонефрит, панкреатит, ашказаны-эчәк тракты авырулары, диабет, йөрәк-кан тамырлары сырхаулары, катаракта, глаукома, аллергия, астма, сулы шеш, полип, терәк-хәрәкәт һәм буындагы тайпылышларны дәвалый.
Үлгән кортларны шул килеш кулланырга да мөмкин. Аларны мичтә киптереп, каһвә тарткычтан чыгаралар һәм ашарга 30-40 минут кала иртә-кич бер чәй кашыгы кабул итәләр. Артыннан су эчәләр.
Аденома, бөер авырулары булганда, симерүдән интеккәндә, мондый төнәтмә ясыйлар. 2 аш кашыгы кортны 0,5 литр кайнар суга салып 1 сәгать кайнаталар, сөзәләр. Ашаганнан соң, көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы – 2-3 ай.
Умыртка баганасы, буыннар авыртканда кортның үсемлек маена салып ясалган төнәтмәсе файдалы. Төнәтмә болай ясала: 200 грамм үсемлек маена 1 аш кашыгы он хәленә китерелгән корт салып, пар ваннасында 20-30 минут кайнаталар, сөзәләр. Төнәтмәне йоклар алдыннан авырткан урыннарга сөртергә кирәк. Дәвалану курсы – 2-3 ай.
Аденомадан. 2 аш кашыгы кортны 0,5 литр суга салып, 1 сәгать кайнаталар. Ашагач, көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы кабул итәләр. Дәвалану курсы – 2-3 ай.
Бу төнәтмәне гломерулонефрит булганда да эчәргә ярый. Берничә көннән бәвел күпләп бүленеп чыга башлый, бит һәм кулдагы шеш бетә.
Төнәтмә өлкән кешеләрнең иммунитетын ныгыта.
Мәгълүматлар – интернет челтәреннән.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев