Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан җәяү кайткан

Фантастик эшләре, көтелмәгән гамәлләре белән шаккатырып, Гиннесның рекордлар китабына кергән кешеләр аз түгел. Райондашыбыз Рөстәм Бухаринны да әлеге китапка кертеп булыр иде.

Алты көн эчендә Казаннан Мөслимгә җәяү кайткан райондашыбыз. Без Рөстәмне Ташлыяр авылы янында каршы алдык. Арып, аякларын ял иттерү өчен туктаган вакыты иде Рөстәмнең. 
– Казаннан 8 август көнне иртәнге сәгать дүрттә чыгып киткән идем. Машина юлыннан кайттым. 64 километр юл узгач, Лаеш районының Имәнкискә авылы янында ял итәргә туктадым. Шушы авыл кешесе күреп, үзләрендә кунарга чакырды. Кадет мәктәбендә балаларга физкультура дәресләрен укытучы Тәлгать абый үзе дә экстремаль спорт төрләрен яратучы кеше булып чыкты. Төн кунып, иртән иртүк юлга кузгалдым. Юлда начар кешеләргә юлыкканым юк. Җәяү барганны күреп, туктап, илтеп куярга тәкъдим итүчеләр дә, кунакка чакыручылар да, минем белән фотога төшүчеләр дә булды, – дип искә ала Рөстәм. 
Мөслимгә кайтып җиткәнче Рөстәм юлда биш төн кунган. Икенче төнен ул Чистай районында, чишмә янында палатка корып уздыра, чираттагы куну урыны Яңа Чишмә районы отелендә булган. Әлеге кунакханәгә егетне башта кертергә теләмәгәннәр. Ничә көн юлда булып, сакал-мыегы җиткән, төнлә ял урыны сорап кергән райондашыбыз шик уяткан, күрәсең. Акча тәкъдим иткәч, отель хуҗалары кунарга керткән. 
– Күпчелек урман буенда яки посадкаларда төн уздырырга тырыштым. Иртән чык аякны юешләмәсен дисәң, юлдан читкә китәргә ярамый. Юл хәлне ала. Чишмә суы организмны яңадан торгыза. 60 километрлап ара узган саен туктап, ял иттем. Дүртенче тукталышым – Әлмәт районының Кузайкино авылы янында, соңгысы Әлмәт-Сарман чиге янындагы посадкада булды. Иң мөһиме – кыргый этләр килеп чыкмасын! Алардан котылу юк дияргә була. Кыргый хайваннардан саклану өчен үзем белән җәнлекләрне куркыта торган шартлаткычлар йөртәм, – ди Рөстәм. 
Бу Рөстәмнең беренче сәяхәте генә түгел. Тәүге тапкыр ул 2013 елда башкаладан Мөслимгә велосипедта кайта. Ул вакытта Мөслимгә 22 сәгать эчендә кайтып җитә. 
Рөстәм йөри бит әле дип, Казанга җәяүләп чыгып китә күрмәгез тагын! Егет кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Шуның өстенә көчле рухлы, максатчан, үҗәт тә ул. Казан-Мөслим арасын җәяү узу өчен махсус спорт киеме дә булырга тиеш. Җәяү сәфәр чыгуының максаты – үз көчен сынап карау. Рөстәм узган ел да Казаннан җәяүләп кайтырга чыккан булган. 
– Әзерлексез булу һәм дөрес атламау сәбәпле Әлмәт районына җиткәндә аякларым алҗады, аякларымда басып тора алмый башладым. Быел менә максатыма ирештем, – ди райондашыбыз. 
Рөстәм Бухарин Казан шәһәрендә яши, медицина җиһазлары белән сату итә. “Эшмәкәрләр төркемендәге һәркем үз алдына билгеле бер максат куя”, – ди Рөстәм. Кайсы – Эльбрус, кемдер – Эверест тавына менә. 15 танышы, 50 мең сум түләп, Эльбруска менгән. Дөньяның иң биек тавына күтәрелү 7 миллион сумга төшә, ди. 36 яшьлек Рөстәм, кызыксынуы көчле булгач, Ык елгасының су башын да күреп кайткан. Ык Бишбүләк районының Игнашкино авылыннан, ике каен арасындагы кечкенә сазлыктан башлана! Шуннан 120 км җәяү кайткан райондашыбыз. Елга киңәеп киткән җирдән сәяхәтен резин көймә белән дәвам иткән. Барлыгы 340 км юл уза ул. Шуның 120 километрын – җәяүләп, 220 километрны – көймәдә ишеп. 
– Һәр әти-әни баласы өчен борчылып яши. Ничә яшьтә булса да, сабый әле ул безгә. “Исән-имин кайтып җитсен”, – дип телибез. Ишекне ачып кергәнче энә өстендә утырган кебек инде. Сәяхәте белән социаль челтәрләр аша таныштырып бара Рөстәм. Шуннан аның кайда, нинди маршрут белән баруыннан хәбәрдар без. Берсендә, инстаграмда кофе белән шоколад сурәтен куйгач, ашарына да юк икән, дип борчылдык. Ә ул, безне тынычландырып: “Шоколад энергия бирә, ник кайгырасыз?” – дип елмая. Рөстәм Европага велосипед белән бару турында хыяллана, – ди Рөстәмнең әти-әнисе Валерий абый белән Гөлчәчәк апа. 
Рөстәм атаклы сәяхәтче, ат караучы Руслан Верин белән элемтәдә тора. Икәү киңәшләшәләр, яңа идея-планнар белән яналар. Руслан турында хәтта Согуд Гарәбстаны шәехе да хәбәрдар икән. Шәех Рөстәмне җәяүләп яки велосипедта кунакка килергә чакырган. Ниятенә керсә, барыр да! Уйлаганын эшли, максатларына ирешә торган егет ул!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев