Казанның Киров районында «НефАЗ» пассажир автобусының, юлда барган вакытта, тәгәрмәчләре яна башлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Юл-транспорт һаләкәте Фрунзе урамындагы 15 нче йорт каршында килеп чыккан.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Утны янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндергәннәр.
Нет комментариев