("Татар-информ"). Казанда автобус һәм йөк машинасы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га Казан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Гудованцев һәм Тэц урамнары киселешендә килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, "НЕФАЗ" автобусының 29 яшьлек йөртүчесе светофорның рөхсәт ителгән билгесен күрми калган һәм "Скания" йөк машинасын бәрдергән.
Автобустагы 39 яшьлек пассажир хатын-кыз зыян күргән. Аның хастаханәгә озатканнар. Ике транспорт чарасының да йөртүчеләре зыян күрмәгән.
Нет комментариев