Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда тоткарланган яшүсмерләр оештырылган төркем әгъзалары булырга мөмкин

30 дан артык егетне полиция бүлегенә китергәннәр, берничә сәгатьтән өйләренә җибәргәннәр.

( «Татар-информ»). Казанда тоткарланган үсмерләр - яшьләр төркемендә булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Кичә кичә социаль челтәрдә «Жилплощадка» микрорайонында полициянең махсус отряды 30га якын яшүсмерне тоткарлаган, янәсе алар хоккей уйнаган. Пост авторлары атышлар ишетелде, дип хәбәр итә.

"Татар-информ" агентлыгы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклаганча, бу микрорайонда яшәүчеләрдән яшь егетләрнең кич җыелып сугышулары турында шикаятьләр күптән килгән.

"30 га якын кеше тоткарланган. Дүртесе - балигъ булмаган, калганнарына - 18-25 яшь. Аларны бер үк яшьләр төркемендә катнашлары булуга тикшергәннәр. Полицейскийлар килгәндә, өч үсмер, чыннан да, хоккей уйнаган булган. Егетләрне тоткарлау вакытында полиция атмаган", - диде Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин.

Билгеле булганча, тоткарланган егетләрне полиция бүлегенә китергәннәр, барысының да бармак эзләрен алганнар һәм өйләренә җибәргәннәр, балигъ булмаган үсмерләрне әти-әниләренә тапшырганнар.

"Без оештырылган яшьләр төркемнәре арасында җинаятьне кисәтү белән шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез. Бөтен мәгълүмат кичә тоткарланган егетләрнең яшьләр төркемендә булырга мөмкинлеген күрсәтә. Төркемдә каты иерархия, уртак казнага ("общак") акча җыялар", - диде Максим Костромин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев