Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Фольксваген Туарег» белән бәрелешеп, «Лада Гранта» капланган

Кызыл утка узмакчы булган «Лада Гранта» шоферының башы имгәнгән.


(«Татар-информ»). Казанның Мәскәү районында килеп чыккан авариянең нечкәлекләре билгеле булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә иртән Гудованцев һәм Беломорская урамнары чатында авария булды. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» автомобилен идарә итүче 67 яшьлек ир-ат светофорның кызыл уты янганда юл аша чыкмакчы була. Нәтиҗәдә, ул Беломорская урамы чатында «Фольксваген Туарег» машинасы белән бәрелешә һәм тимер коймага бәрелеп, яны белән ава. Ике автомобильгә дә җитди зыян килә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, урынга 8нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килә. Алар машиналарга ут капмасын өчен, ике автомобильнең дә аккумуляторларын өзә.

Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада Гранта» шоферының башы имгәнгән. Аны шәһәр хастаханәсенә озатканнар. «Фольксваген»ның 54 яшьлек йөртүчесе хастаханәгә барудан баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев