Казанда 89 нчы маршрут автобусы тукталышта һәлакәт китереп чыгарган
Яңалыклар

Казанда 89 нчы маршрут автобусы тукталышта һәлакәт китереп чыгарган

Һәлакәт Жилплощадка тирәсендә булган.

( «Татар-информ»). Социаль челтәр кулланучылары Казанда ике кызыл автобус катнашындагы һәлакәт фотолары белән бүлешә.

Юл-транспорт һәлакәте иртән 23 февральдә булган. 89нчы маршрут йөртүчесе билгесез сәбәпләр аркасында вакытында тормозга баса алмаган һәм тукталышта торган автобуска бәрелгән.

Һәлакәттә зыян күргән автобусның арткы тәрәзәсе ватылган. Авария китереп чыгарган автобусның алгы тәрәзәсе чатнаган

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев