Казанда 3-5 сентябрьдә «Комплекслы куркынычсызлык – 2026» XVI Халыкара салоны узачак
Яңалыклар

Казанда 3-5 сентябрьдә «Комплекслы куркынычсызлык – 2026» XVI Халыкара салоны узачак

Әлеге чараны уздыруның максаты, масштабы һәм программасын халыкка җиткерү кысаларында ТР Хөкүмәте йортында журналистлар өчен брифинг узды

Республикабыз мәркәзе Казанда тагын бер зур әһәмиятле чара көтелә: 3-5 сентябрь көннәрендә башкалада “Комплекслы куркынычсызлык – 2026” иминлекне тәэмин итү чараларының XVI Халыкара салоны узачак.

Әлеге чараны уздыруның максаты, масштабы һәм программасын халыкка җиткерү кысаларында ТР Хөкүмәте йортында журналистлар өчен брифинг узды.

Аның эшендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәгариф һәм фәнни-техник эшчәнлек департаменты директоры, эчке хезмәт генерал-майоры Александр Макаров, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры киңәшчесе, генерал-майор – Даниил Мартынов, Югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү милли үзәгенең төбәк бүлекчәләре белән хезмәттәшлек һәм волонтерлык эшчәнлеген үстерү департаменты җитәкчесе – Георгий Булия һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Ирек Кадамов катнашты. Брифинг барышында спикерларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук алар журналистларның сорауларына да җавап бирделәр.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев