( «Татар-информ»). Казанның янгын-коткару отряды хезмәткәрләре аңын югалткан ир-атны йорт түбәсеннән эвакуацияләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә Верхоянск урамындагы 71а йорты түбәсен кардан арындырган вакытта 50 яшьлек ир-атның хәле начарайган. Бу хакта хәбәр итүче кеше хәле начарайган ир-атта инсульт булырга мөмкин дип фаразлаган.
Урынга тиз арада коткаручылар һәм табиблар килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аңын югалткан ир-атны түбәдән төшереп, табибларга тапшырган.
Нет комментариев