Казан кешесе барда җәнҗал куптарган өчен 46 яшьлек ир-атны пистолеттан атып үтергән
Әлеге факт буенча «Кеше үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
29 август төнендә Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендәге Яр буе урамында 46 яшьлек ир-атның мәетенә юлыкканнар. Әлеге җинаятьтә шикләнелүче 40 яшьлек Казан кешесен тоткарлаганнар.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, Казанда яшәүче ир-ат төнлә барга килгән, анда хезмәткәрләрнең берсе һәм аның танышы белән сөйләшергә керешкән. Кайсыдыр мизгелдә тагын бер ир-ат бар хезмәткәре белән гауга куптарган, шуннан соң Казан кешесе җәнҗал чыгарган ир-атка кулдан ясалган пистолеттан берничә тапкыр аткан.
Әлеге факт буенча «Кеше үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тоткарланган ир-ат бу җинаятьтә катнашы булуын танымаган. Тиздән аңа карата чик кую чарасы билгеләнәчәк. Эшне тикшерү дәвам итә, дип белдерде Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев