Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Казан Дәүләт автоинспекциясе: Электросамокат йөртүчеләр нинди кагыйдәләр белергә тиеш?

Казанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга диярлек арткан

Кар эреп бетте, электросамокатлар һәм велосипедлар арендалау сезоны башланды.

Быел Казан Дәүләт автоинспекциясенә питбайк һәм мотоцикл йөртүчеләргә зарланучылар ике тапкыр ешрак мөрәҗәгать иткән. Ә сезон исә әле башланып кына килә. Шәһәр юлларында аварияләр саны кимегән, шул ук вакытта һәлак булучылар саны өч тапкырга диярлек арткан. Казан Дәүләт автоинспекциясендә автомобильдә, электросамокатта яки башка шәхси мобильлек чарасында юлга чыкканда нәрсәләрне истә тотарга кирәк икәнлеге турында сөйләштеләр.

«Электросамокатлар һәм велосипедлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре сезоны ачылды»

Казан юлларында аварияләрдә һәлак булучылар саны арткан: былтыр ел башыннан 15 апрельгә кадәр юл һәлакәтләрендә 4 кеше үлгән булса, быел өч ай ярым дәвамында инде 11 кеше һәлак булган. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, аварияләр саны кими, ә һәлак булучылар саныү, киресенчә, арта бара.

Кар эреп бетте, электросамокатлар һәм велосипедлар арендалау сезоны башланды. Казан Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: юл хаталарны кичерми. Шулай ук казанлыларга шәхси мобильлек чаралары катнашындагы юл һәлакәтләренең гадәттә нәрсә аркасында килеп чыгуын искәрттеләр.

«Шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләр еш кына тизлек чикләүләренә буйсынмый, бу башка транспорт чаралары белән бәрелешүгә һәм җәяүлеләрне бәрдерүгә китерә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә тыелган урыннарда калдырып киткән электросамокатлар җәяүлеләргә һәм транспортка комачаулый. Тар тротуарларда мондый транспорт төрләре җәяүлеләр, бигрәк тә балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен куркыныч тудыра. Телефон һәм колакчыннар транспорт белән идарә итүченең игътибарын һәм реакциясен киметә. Моннан тыш, шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләр еш кына юл аша кичүләрдә һәм кешеләр күп җыелган урыннарда җәяүлеләргә юл бирми», – дип сөйләде Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин.

Михаил Савин: «Шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләр еш кына тизлек чикләүләренә буйсынмый, бу башка транспорт чаралары белән бәрелешүгә һәм җәяүлеләрне бәрдерүгә китерә»

Фото: © Дмитрий Шатров, «Татар-информ»

Күптән түгел «Татар-информ» электровелосипедта курьер булып эшләгән чит ил гражданы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турында язды.

«Әмәт магистрале буйлап хәрәкәт итүче VOYAH FREE автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган һәм бер полосадан икенчесенә күчкәндә транспорт чарасына юл бирмәгән 21 яшьлек курьерны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчене төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә алып киткәннәр», – дип сөйләде Михаил Савин.

Хәзерге вакытта курьер реанимациядә, аның хәле авыр дип бәяләнә.

Михаил Савин юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларын юлларда игътибарлы булырга һәм фаҗигаләр китереп чыгармау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды. Күптән түгел Казанда кроссовер йөртүче хатын-кыз мотоциклчыны бәрдерде.

«Mazda CX-5 автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз Зорге урамы ягыннан Җиңү проспекты буйлап хәрәкәт иткәндә кагыйдә бозган һәм уңга борылыр алдыннан иң кырыйдагы полосага чыкмаган. Шул мизгелдә ул зур тизлектә баручы мотоцикл белән бәрелешкән. Мотоцикл Land Cruiser автомобиленә барып бәрелгән. Мотоциклчыны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр», – дип сөйләде Михаил Савин.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-daulat-avtoinspekciyase-elektrosamokat-iortucelar-nindi-kagyidalar-belerga-ties-5922231 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев