Казаннан тун белән
Яңалыклар

Казаннан тун белән

Райондашыбыз Азалия Хафизова фестивальнең "Вокал-соло" номинациясендә 3 урынны яулады!

Кичә Казан каласының "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ХХII ачык республикакүләм телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты узды. Райондашыбыз Азалия Хафизова фестивальнең "Вокал-соло" номинациясендә 3 урынны яулады! Диплом һәм медальдән тыш, "Мелита" фабрикасыннан махсус бүләк- тун белән бүләкләнде. Азалиянең җитәкчесе- Гүзәл Галиева ТР хөкүмәтенең махсус премиясенә ия булды! Афәрин Мөслимлеләр!


Нет комментариев