Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картаймасаң яшьлек узмый ул

Үзәктән еракта урнашкан Яңа Карамалы авылында бүген 45 хуҗалык исәпләнә. Аларда 100дән артык кеше яши. Халыкның күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә. Алар тик ятмый: актив тормыш рәвеше алып баралар, Яңа Карамалы авыл клубы каршында ансамбль оештырганнар.

70-80 яшьлек апа һәм әбиләрне берләштергән “Яшь йөрәкләр” бию ансамбле быел үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтә. Һич уйламаганда барлыкка килгән бу коллектив. 2009 елда Иске Карамалы авыл җирлегендә узган семинар-киңәшмәдә башкаладан, авыл җирлекләреннән, мәдәният йортлары һәм китапханәләрдән килгән күпсанлы кунаклар каршында сәламәтлек турында театральләштерелгән күренеш күрсәткәннәр. Авыл апалары шунда беренче тапкыр күмәк бию башкарган. Кунаклар аларның чыгышын бик яратып кабул иткән. Бу исә апаларның иңенә канат куйган һәм алар ансамбль оештырырга карар кылганнар.

Шул көннән бирле коллектив уңышлы эшләвен дәвам итә. Алар төрле смотр-конкурсларда чыгыш ясыйлар. Концертлар белән күрше-тирә авылларга баралар. Күрше Азнакай районы Актүбә поселыгында да концерт куеп кайтканнар. Иске Карамалы авылы мәдәният йортында узучы “Каюлы читек”, Баек, Дусай мәдәният йортларында узучы башка төрле бию бәйгеләрендә дә бик тепләп катнашалар. Апалар биюләрне үзләре уйлап таба икән. “Яшь йөрәкләр” ансамбленең төп оештыручысы – озак еллар авыл клубында эшләгән Сәрмәдия апа Солтанова. Ул инде сиксән яшенә җитеп килә:

– 1959 елда мәктәпне тәмамлау белән клубта эшли башлаган идем. Ул чорларда авылда яшьләр күп, төрле кичәләр үткәрдек, концертлар куйдык. Яңа клуб төзелгәч, авыл яшьләре белән бергә ишегалдында бакча, спорт мәйданчыгы ясадык. Клуб мөдире булып унөч ел эшләдем. Лаеклы ялда да кул кушырып утыра алмадым. Әлфинә, Гөлүсә, Нурәйсә һәм башка авылдашлар белән ансамбль булып оештык.

– Ансамбль үзенең чыгышын дүртле биюеннән башлаган иде, бүген берничә төрле бию башкаралар. Апалар яшь чакларында өйрәнгән биюләренә яңадан-яңа хәрәкәтләр дә өсти. Мин аларга көй табып бирәм. Күңелләре картаюны белми торган әнә шундый оста апалар йөри ансамбльгә. Әле генә лаеклы ялга чыккан шәфкать туташы Зөлфия апаны да үз араларына алдылар. Унөч кешедән торган коллектив белән җырлы-биюле тамаша күрсәттек, – ди Филиза Фаррухшина.

– Бергәләп “икеле”, “өчле”, “дүртле” биюләрен искә төшердек. Кая барсак та, чыгышларыбызны яратып кабул итәләр. Мөслимдә смотр концертында чыгыш ясагач, сызгыра-сызгыра кул чаптылар. Безгә шул гына кирәк тә. Яшебез 70-80гә җитсә дә, сәламәт булып, шулай биеп йөрүебезгә Аллаһыга мең рәхмәтлебез. Сәламәт булсак, әле алга таба да биергә теләк бар, – ди Әлфинә апа Асылгәрәева.

Шәфкать туташы Зөлфия Низамова мәдәният хезмәткәрләре белән кулга-кул тотынып эшләгән. Төрле мәдәни чараларда бик теләп катнашкан.

– Олы яшьтә булуларына карамастан, апаларның шулай җиңел һәм оста биюләренә соклана идем. Сәрмәдия апа авырып киткәч, миңа ансамбльгә кушылырга тәкъдим ясадылар. Башта каушап калсам да, бүген бергәләп чыгыш ясыйбыз, – ди Зөлфия апа.

– Мин яшь чагымда ук концертларда бии идем, – ди Гөлүсә апа Хәлиуллина. – Башта Нурәйсә белән “икеле” биюен өйрәндек. Аннан соң репертуарыбызга дүртле биюен керттек. Тамашачы биюләребезне яратып кабул иткәч, күңелләребез тагын да үсеп китә. Мөслимдәге чыгышларыбыздан соң авылдашыбыз Рушат Солтановның сәхнәгә менеп аркаларыбыздан сөеп китүе генә дә ни тора! “Өлкәнәйдек инде” дип тик утырмыйбыз – еш кына клубка җыелып кич утырабыз, яңа төр хәрәкәтләр өйрәнәбез, осталыгыбызны чарлыйбыз. Әле авыл җирлекләре үзешчәннәре арасында узачак смотр концертына әзерләнәбез.

Нурәйсә апа Низамова да җитмешкә якынлашып килә. Ул да яшьтәк үк биергә яраткан:

– Яшь чагында, олырак кызлар клубтан кайтып киткәч, иркенләп үзебез бии башлый торган идек. Безне биергә Сәрмәдия апа өйрәтте һәм шуннан бирле туктаган юк. Филиза эшли башлагач, күлмәкләр тектерде. Бергәләп алъяпкыч һәм яулыклар әзерләдек. Матур кием чыгышны тагын да бизи бит ул, – ди.

“Яшь йөрәкләр” ансамбленә йөрүче апаларны күргәч, үзеннән-үзе күңел күтәрелә, кәефләр яхшырып китә. Кешегә яшьне узган еллар исәбенә түгел, ә күңел халәтенең нинди булуына карап бирергә кирәктер. Бүген дә күңел аклыгын, яшәү матурлыгын, рух ныклыгын югалтмаган бу апаларга сокланмый мөмкин түгел. Юкка гына “Җигә белсәң ияр тузмый ул, Картаймасаң яшьлек узмый ул” – дип җырламыйлар бит. “Яшь йөрәкләр” әле алга таба да матур чыгышлары, дәртле биюләре белән сөендерсен!

Фәридә Гайнетдинова.

Динар Нуретдинов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев