Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ижевскида узган "Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Удмуртия башкаласы Ижевскида узган "Татар кызы-2018" бәйгесе җиңүчесе мәгълүм. Күрше төбәктә яшәүче милләттәшләребез арасында иң чибәр һәм зирәк туташ дип Диләрә Гыйльметдинова табылган. Чара Удмуртия Дәүләт филармониясе бинасында узды, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ")
Гадәт буенча, кызлар татар телен, тарихын белүләрен күрсәтергә, иҗади номерлар белән жюри игътибарын җәлеп итәргә тиеш булган. "Татар кызы" исеме өчен финалда сигез кыз ярышкан.
Катнашучыларга Удмуртия мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев, Удмуртия Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова, "Татар кызы-2017" бәйгесе җиңүчесе Гөлназ Гатина кебек мәртәбәле жюри бәя биргән. Жюрига Бөтендөнья Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин рәислек иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев