Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Җитәкче штраф түләячәк

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Район прокуратурасы Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен ка­рау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерүдән ачы­кланганча, 2020нче елның 23 мартын­да Мөслим авылы кешесе Мөслим авыл җирлегенә документларның күчермәләрен сорап гариза яза. Закон нигезендә җирле үзидарә органы яисә вазыйфадагы зат мөрәҗәгатьнең объектив, үз вакытында каралуын тәэмин итә, кирәк булган очрак­та моңа гражданинның үзен җәлеп итә, куелган сораулар буенча җентекле җавап бирә. Дәүләт органына, җирле үзидарә ор­ганына яисә вазыйфадагы затка кергән яз­мача мөрәҗәгать теркәлгән көннән башлап 30 көн дәвамында карала.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Мөслим авылы кешесенең мөрәҗәгате законда билгеләнгән вакытта каралма­ган. Шул сәбәпле Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә кара­та гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карауның РФ Административ хокук бозу­лар турындагы кодексның 5.59 маддәсендә каралган административ хокук бозу (гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карауның РФ законнары тарафыннан билгеләнгән тәртибен бозу) турында эш кузгатылды.

Прокурор реагированиесе акты нигездә карап тикшерү өчен мировой суд­ка җибәрелде. 2020нче елның 17 июлендә Мөслим авыл җирлеге башкарма комите­ты җитәкчесе мировой суд тарафыннан дәүләт файдасына 5 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев