Иртәгә Мөслимнең кайбер урамнарында ут булмаячак
Иртәгә, 27 март көнне линияләрдә ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Мөслим авылының Искәндәров урамында 24-36 йортларда, Первая урамының 42-63 йортларында, Вторая урамының 42-61 йортларында, Третья урамының 39-62 йортларында ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләре җәмгыятеннән.
Нет комментариев