Җирлегебездә 23 янгын очрагы теркәлде
Терлек азыгын саклау чараларын төгәл үтәмәү сәбәпле, салам эскертенә ут каба һәм янып бетә, каралты-курага зыян килми.
Ел башыннан җирлегебездә 23 янгын очрагы теркәлде. 4 октябрь көнне Тойгелде авылында мунчага ут каба. Кыска ялганыш аркасында килеп чыккан янгында мунчага шактый зыян килә.
7 октябрь көнне Исәнсеф авылындагы шәхси ихатада да янгын булды. Терлек азыгын саклау чараларын төгәл үтәмәү сәбәпле, салам эскертенә ут каба һәм янып бетә, каралты-курага зыян килми. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге халыктан электр җиһазлары белән сак эш итүне, аларны төзек хәлдә тотуны, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәүне сорый.
Нет комментариев