Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Интернетсыз яшәп буламы?

4 апрельдә Халыкара интернет көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм рәсми игълан ителмәгән. Моннан тыш Россиядә программистлар көнен – елның 256нчы көнендә, ә интернет көнен 30 сентябрьдә  (1998 елдан) билгеләп үтәләр.

Интернет тормышбызга ныклап үтеп керде. Ул бик күп мәшәкатьләребезне җиңеләйтте. Эш буенча файдалану турында әйтеп тә торасы юк. Интернет аша төрле түләүләрне  башкарабыз, тиз генә берәр төрле мәгълүмат алабыз яки тапшырабыз, дусларыбыз белән аралашабыз. Министрлыклар, рәсми оешмалар халыкны “интернет кабул итү бүлмәләре”ндә кабул итә, моң-зарларын тыңлый, сорауларына җавап бирә һ.б. Ә сезнең тормышта интернет нинди роль уйный?
Ләйсән Сәйфиева, 41 яшь:
– Интернет – минем өчен яңалык туплау кыры ул. Интернеттан кирәкле мәгълүматны бик тиз табып була. Дару булсынмы ул, машина маркасымы – барысы турында тәфсилләп язылган. Сер түгел, кемдер турында ни дә булса ишетсәң, шул исем-фамилия буенча эзлисең. Фотосын күргәч, “Әәә, шушы бит әле”, – дисең. Ләкин интернет кеше тормышын да боза ала. Шикле танышулар кайвакыт гаиләне дә таркатырга мөмкин. Шуңа дөнья пәрәвезеннән чамасын белеп кулланырга кирәк. 
Фирүзә Сәхбетдинова, 55 яшь: 
– Интернет безнең тормышта бик мөһим роль уйный. Аннан башка берни эшләп булмый диярлек. Эшче-хезмәткәрләргә дә, укучы балаларга да, лаеклы ялдагыларга да кирәк ул. Эш урынында оптик кабель булгач, интернет бик әйбәт тота. Өйдә генә соңгы вакытта бик начар эшли. Шунысы кыенлыклар тудыра.  
Марсель, 30 яшь: 
– Интернет – кирәкле әйбер, әлбәттә. Күпьяклап файдасы бар. Әмма гел интернетка гына ышанып яшәп булмый. Бөтен нәрсәне интернет киңлекләренә күчерү дә дөрес түгелдер. Аннан файдалана белмәгән кешеләр дә бар бит. Атлаган саен ярдәм итүчене эзләп йөреп булмый бит инде. Интернет булмаса, нәрсә эшләрбез, дип үкенерлек тә түгел. Моңа кадәр аннан башка яшәгәнбез бит, моннан соң да яшәп булыр, дип уйлыйм.   
Рәзинә Аймасова, 68 яшь: 
– Бетмәс-төкәнмәс мәгълүмат чыганагы ул. Шулкадәр мәгълүматны үзенә ничек туплап бетергән диген син аны?! Күптөрле, хәтта каршылыклы фикерләр җыелган урын да әле ул. Шул мәгълүмат диңгезендә дөресен сайлап ала һәм аны анализлый белү – менә нәрсә кирәк бүгенге кешегә. Укы, кара, тыңла дип тәкъдим иткән һәр чыганакка сукырларча ышанмыйча, акыл белән эш итеп, ышанычлы чыганакларга таяна белсәң, бик яхшы әйбер ул – интернет.
Мәхмүт, 60 яшь: 
– Интернет – бик файдалы да һәм куркыныч та. Файдасы турында әйтеп тормыйча, ни өчен куркыныч дип уйлаганымны аңлатыйм. Мәгълүмат уңай һәм тискәре булырга мөмкин. Уңай мәгълүматның зыяны юк. Ә тискәре мәгълүмат бик күп зыян китерергә сәләтле. Дөньядагы хәлләрнең катлаулануына да сәбәпче булырга мөмкин. Үзем интернеттан яңалыклар белән танышу, аралашу өчен файдаланам. Түләүләр түләргә дә өйрәнәсе булыр дип торам. 

 

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев