Реклама
Яңалыклар
Илгизәдән – тәмле пирог
Пирогларның хәзер ниндиләре генә юк! Элек пешергән рецептлар буенча да, таныш- белешләрдән ишетеп тә, интернеттан карап та пешерәбез. Мөслимдә яшәүче Илгизә Минһаҗевадан “заливной” пирог рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен – 2 стакан он, ярты чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 200 грамм чамасы бүлмә температурасында йомшарган акмай, 100 грамм шикәр комы, чеметеп кенә тоз, 1 йомырка; эчлек өчен 400 грамм 20 процентлы кибет каймагы, 100 грамм шикәр комы, 4 йомырка, 2 аш кашыгы он, 200- 300 грамм җаның теләгән җиләк, 1 чәй калагы крахмал кирәк.
Онны шикәр комы, тоз, көпшәкләндергеч белән кушып болгатабыз һәм акмай кушып уабыз. Шуңа йомырка салып камыр ясыйбыз һәм эчлек ясаганчы суыткычка куеп торабыз.
Йомырка белән шикәр комын венчик белән туглыйбыз. Шуңа каймак, он салып, бер төрле массага кергәнче туглап эчлекне әзерлибез.
Майланган формага камырны кул белән генә җәябез. Җиләкләрне крахмал белән болгатып салабыз һәм эчлекне агызабыз.
Пирогны 180 градус кайнарлыктагы духовкада 40-45 минут пешерәбез. Төнгә суыткычка куябыз.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев