Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Игелекле йөрәк" конкурсында катнашып 1400дән артык мөслимле игелек кылды

Мизгел" яшьләр үзәге тарафыннан игълан ителгән районның волонтерлык хәрәкәтендә катнашучы отрядларның "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсы ахырына якынлашты.

Әлеге конкурсның төп максаты: үсеп килүче буында волонтерлык хәрәкәтен популярлаштыру. Һәм әйтергә кирәк бәйгене оештыручылар әлеге максатка иреште дә, чөнки бер айдан артык барган конкурс дәвамында 91 игелек акциясе үткәрелеп, аларда 1400дән артык кеше катнашты.

Мондый төр бәйгеләр республика күләмендә һәрдаим уздырылып торса да, районыбызда тәүге кат үткәрелде. Волонтер, игелек кылучы, доброволец - башкаларга ярдәм итеп, күңелендә булган изгелекне бүтәннәргә өләшүчеләрне төрлечә атап була. Ләкин аларның барчасын да бер миссия - ватанпәрварлык берләштерә. Волонтерлыкны калган барлык сәламәт гадәтләр кебек, кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Райондагы игелек хәрәкәтенең бүгенге көндәге торышы моңа дәлил: балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре үз эшчәнлекләре белән яшәешнең барлык төр социаль әһәмиятле сфераларын колачлый. Конкурс өч өлешкә бүленеп, аларның һәркайсы аерым тематикага багышланган иде. Яшь игелек кылучылар ялгыз яшәүче, әңгәмәгә сусаган, мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм кулы сузып кына калмыйча, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, экологияне саклау, тәрбия һәм әһлак дәресләре, гомумән җәмгыятьне борчыган проблемаларга акция - чаралар аша үз карашын җиткерде. Конкурста катнашкан 16 волонтер отряды арасыннан иң активлары дип табылган Рус Шуган, Михайловка, Вәрәш-Баш, Мөслим лицее һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе каршында эшләп килүче отрядлар "Мизгел" яшьләр үзәгендә түгәрәк өстәл артына җыелып, акцияләр оештырган вакытта килеп чыккан проблемаларны уртага куеп сөйләштеләр, районда игелеклелек хәрәкәтен үстерү, популярлаштыру юлларын эзләделәр. Чара ахырында "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсы җиңүчеләре дип табылган әлеге 5 отрядка Башкарма комитетының Рәхмәт хаты һәм конкурсны оештыручылардан бүләкләр тапшырылды. Әлеге конкурс мәктәпләр арасында зур кызыксыну уятты һәм дәвамлы булыр дип ышандырабыз. Апрель аеннан конкурсның икенче этабы старт алачак. Киң күңелле, мәрхәмәтле йөрәкле егет - кызларыбыз әлеге конкурста да яратып катнашырлар дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X