Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Идел буе федераль округыннан 50 спортчы. Пекинга Олимпия уеннарына юл тотты

Спортчыларны әзерләү,һөнәри һәм һәвәскәрләр спортын үстерү,сәламәт,көчле яшь буынны тәрбияләү-төбәкләрдә тормышка ашырыла торган эш юнәлешләренең берсе.


Катнашу өчен Татарстан Республикасыннан Россия җыелма командасы составына: 
Пекиндагы 2022 елгы XXIV кышкы Олимпия уеннарында 5 спорт төре (чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, сноуборд, чаңгыда трамплиннан сикерү, хоккей)буенча 8 спортчы катнашты.

2022 елның 4 февралендә Пекинда (Кытай Халык Республикасы) XXIV Олимпия уеннары старт ала. Россия Федерациясе делегациясе составында Идел буе федераль округыннан ил данын 50 спортчы яклаячак (аларның 9ы резервта) - Россия җыелма командасы саныннан дүрттән бере диярлек. Алар биатлон, бобслей, тимераякта шуу һәм сана спорты, скелетон, шорт-трек, фигуралы шуу, хоккей буенча медальләр өчен көрәшәчәк. Идел буе федераль округы регионнарыннан иң күп спортчыларны Башкортстан, Пермь крае һәм Түбән Новгород өлкәсе җибәргән, алар арасында алдагы Олимпия уеннары призерлары да бар инде.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сүзләренә караганда, «быел округтан Пекиндагы уеннарда Токиода узган Уеннардагы кебек үк якынча спортчы катнашачак. Спортчыларны әзерләү, һөнәри һәм һәвәскәрләр спортын үстерү, сәламәт, көчле яшь буынны тәрбияләү - төбәкләрдә тормышка ашырыла торган эш юнәлешләренең берсе. Идел буе федераль округында финанслауның төрле чыганаклары хисабына спорт объектлары төзелеше актив алып барыла һәм инфраструктура үсә. «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында 2019-2024 еллар чорында чараларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән федераль бюджет чаралары күләме 15,7 млрд.сум тәшкил итә».  Шуларның 10,5 млрд. сумы 28 физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 11 ябык шугалак, 5 Манеж, 1 хоккей буенча төбәк үзәге төзүгә юнәлдереләчәк. Хәзерге вакытта 12 объект файдалануга тапшырылган. 
Шулай ук 2022-2024 елларда федераль проект кысаларында «акыллы» спорт мәйданчыклары һәм модульле спорт корылмалары булдыру өчен федераль бюджеттан 9,1 млрд.сум күләмендә спорт-технология җиһазлары белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан акча каралган.
Исегезгә төшерәбез, Оренбург өлкәсенә эш сәфәре барышында Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «2016-2020 елларга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында Идел буе федераль округы территориясендә 32 объект төзелүен билгеләп үтте. Алар арасында 7 физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 15 яссылык корылмасы, 1 ябык шугалак, 6 йөзү бассейны, 3 төбәк үзәге бар. Шулай ук программа кысаларында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре өчен футбол кырлары өчен 24 комплект ясалма капламалар һәм регионда спорт мәктәпләре өчен 79 комплект спорт-технологик җиһазлар кайтартылган. Әлеге максатларда җәлеп ителгән федераль бюджет акчалары күләме 2 млрд.сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев