Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр игътибарына: суд-приставлар электрон сервислардан файдаланырга киңәш итә

Мөслим районы халкы суд приставына алдан язылуга караганда, «тере» чиратта торуны өстен күрә.

Атна дәвамында бүлеккә 6 кеше килгән, беркем дә алдан язылу сервисыннан файдаланмаган.  Бөгелмә, Зәй һәм Биектау районнары халкы үз вакытларын экономияли һәм сервистан актив файдалана.

Исегезгә төшерәбез, ТР буенча Россия ГУФССПДА алдан язылу сервисы эшли. Сайтта кабул итү көннәрендә генә түгел (сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәре), ә көн саен эш көннәрендә дежур приставка язылу мөмкинлеге каралган. Язылу өчен сайтның төп битенә кереп, «Кабул итүгә язылу» бүлеген сайларга кирәк.

Шәхси кабул итүгә язылу тәртибе белән танышканнан соң, «ЕСИА буенча авторизация"не сайларга кирәк. Алга таба электрон язылу формасын тутырырга һәм «Кабул итүгә язылу» төймәсенә басарга. Шул ук вакытта үзегез теләгән датаны сайларга киңәш ителә, югыйсә система буш вакытны автомат рәвештә билгеләячәк. Аннары күрсәтелгән электрон почта адресына талон-раслау күчермәсе җибәреләчәк. Кабул итү алдыннан паспорт һәм талон-раслауны күрсәтергә кирәк.

Бурычларны үз вакытында Татарстан Республикасы буенча Россия ГУФССП сайтында тикшерергә һәм түләргә киңәш итәбез. Онлайн режимда бурычны түләргә яки банкта түләү өчен квитанция чыгарып алырга мөмкин. Гражданнар шулай ук  «Интернет-кабул итү» һәм «Шәхси кабинет» аша мөрәҗәгатьләрен җибәрә ала. 

Вакытыгызны саклагыз, суд приставлары бүлегенә бару өчен уңайлы вакыт сайлагыз.

Татарстан Республикасы буенча суд приставларының Федераль хезмәт баш идарәсе матбугат хезмәте

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев