Җиңү һәркемнең йөрәгендә яши!
Кичә Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәпнең актлар залында Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан "Җиңү һәркемнең йөрәгендә яши!» исемле бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәмдә мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов, җирлекнең ветераннар советы рәисе Расих Әхтәмов, әфганчылар, авылның тыл ветераннары катнашты.
Чара тәрбиячеләр һәм укытучылар әзерләгән үзешчән сәнгать номерлары белән үрелеп барды.
Кунаклар һәм укучылар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Традиция буенча, геройларны хөрмәт итү йөзеннән, катнашучылар үзләренә георгий тасмаларын беркеттеләр.
Гөлназ Миңнеханова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев