Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйнварга йолдызлар фаразы

2016 елның беренче ае - үткән елга нәтиҗә ясап, яңасына планнар кора торган вакыт. Әмма гыйнвар аенда күпләр 2015 елның нәтиҗәләре белән канәгать булмавын аңлар, чөнки Кәҗә елында бик аз кеше генә корган планнарын тормышка ашырырга өлгерде. Моңа да карамастан, 2016 ел барыбызга да зур уңышлар алып киләчәк! Кучкар. Максатка...

2016 елның беренче ае - үткән елга нәтиҗә ясап, яңасына планнар кора торган вакыт. Әмма гыйнвар аенда күпләр 2015 елның нәтиҗәләре белән канәгать булмавын аңлар, чөнки Кәҗә елында бик аз кеше генә корган планнарын тормышка ашырырга өлгерде. Моңа да карамастан, 2016 ел барыбызга да зур уңышлар алып киләчәк!


Кучкар. Максатка ирешү өчен Кучкарларга гыйнвар аенда тырышырга туры килер. Йолдызлар исә сезгә тагын да күбрәк көч бирер, үз-үзегезгә булган ышанычны арттырыр. Бу айда сез бөтен өлкәдә дә ярдәм тоярсыз. Тик айның икенче яртысында кинәт үзгәрүегез дә ихтимал. Мәхәббәт маҗараларын кучкар икенче планга күчерәчәк.


Үгезбозау. Гыйнвар ае сезнең өчен тыныч узса да, акча мәсьәләсе борчырга мөмкин. Сез, гадәттәгечә, бөтен эшне үзегез башкарырга күнеккән. Ләкин моның начар ягы юк, һәр башлаган эшегез уңышлар гына китерәчәк. Балаларыгыз булса, аларга күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз. Ни дисәң дә, гыйнвар - бәйрәмнәр ае, гаиләгез янында күбрәк булыгыз. Ялгыз Үгезбозаулар үзләре теләк белдергән очракта гына яңа танышуларга дәгъва кыла ала.


Игезәкләр. Гыйнвар сезнең өчен уңышлы ай. Тормышыгызда күңелле вакыйгалар булыр. Ләкин гаиләдә бәхәсләр туса, алар һичшиксез уңай якка хәл ителәчәк. Ә менә ялгыз Игезәкләргә имидж үзгәртергә киңәш ителә. Яңа үзгәрешләр яңа сөенечләр китерер!


Кысла. Бу айда Кыслалар үткән елны сагынып күңелсезләнеп алырга мөмкин. Узган ел сезнең өчен җиңелләрдән булмаса да, тормышыгызда кайбер үзгәрешләр булды. Ләкин сезгә киңәш: үткәннәрне уйламагыз, яңа елга яңа планнар корыгыз! Кайбер Кыслалар эштәге хезмәттәшләре белән мәхәббәт куертырга мөмкин. Артык кыланмагыз, югыйсә ай ахырында депрессиягә бирелүегез бар.


Арыслан. 2015 елда Арысланнар шатлыгын да, кайгысын да күрде. Күпләр куйган максатларына иреште, ләкин барысы да түгел. Бер ялсыз атналар буе эшләгәннән соң, ниһаять, җиңел суларга да мөмкин. Гыйнвар аенда ял итегез, яңа көч туплагыз. Мәхәббәт өлкәсендә бар да тыныч булачак. Арысланнар гыйнвар аенда пассив күренер.


Кыз. Гыйнварда Кызларга каршылыклы, бәхәсле вакыйгалардан ерак торырга киңәш ителә. Хәтта юк-бар аркасында да зур күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, акчагызны саклап тотыгыз. Кыз йолдызлыгы астында туучыларның кайберләре гаиләдә тавыш чыгарырга, агрессив булырга мөмкин. Ә кайберәүләрнең мәхәббәт өчпочмагы ятьмәсенә эләгү ихтималы бар.


Үлчәү. Гыйнвар ае авыр булырга охшаган. Беренчедән, акча мәсьәләсендә авырлыклар булырга мөмкин. Икенчедән, холкыгызны бераз йомшартыгыз. Югыйсә аның аркасында күпме кеше зыян күрә. Ялгыз утырып калырга теләмәсәгез, якыннарыгызга карата мәрхәмәтлерәк булыгыз, хөрмәт итәргә өйрәнегез.


Чаян. Гыйнвар башы сезнең өчен билгесезлек чоры. Артык үзгәрешләр көтмәгез, иң яхшысы - вакытыгызны гаиләгез белән үткәрергә тырышыгыз. Туганнарга кунакка барырга мөмкин. Айның икенче яртысында яңа танышулар, очрашулар көтелә. Иң мөһиме - яңа танышу сезгә бәхет алып киләчәк!


Укчы. Гыйнвар аенда туган вәзгыятьне бары сез генә хәл итә аласыз. Уңай якка да, тискәре якка да. Әгәр уңышлы булырга теләсәгез, барысын да үзегез хәл итегез, башка кешегә өметләнеп утырмагыз. Мөстәкыйль булырга өйрәнегез. Мәхәббәт өлкәсендә яңалыклар көтелми. Гаиләле укчылар үз парына карата канәгатьсезлек кичерергә мөмкин.


Кәҗәмөгез. Гыйнвар ае сезгә бар өлкәдә дә уңышлар вәгъдә итә. Ай башында яңа проектлар башлау хәерле. Финанс өлкәсендәге авырлыклар өстәмә эш эзләргә этәрергә мөмкин. Бу начар фикер түгел. Яңа эш сез көткән нәтиҗәләрне алып киләчәк. Гаиләле Кәҗәмөгезләрнең сөйгән ярлары гыйнварда зур таяныч, ярдәм күрсәтәчәк. Ялгызларга тирә-юньгә игътибарлырак булырга киңәш ителә.


Сукояр. Гыйнвар ае - катлаулы ай, чөнки күп нәрсәгә карашыгыз үзгәрергә мөмкин. Моңа хәтта мәхәббәт өлкәсендәге мөнәсәбәтләр дә тәэсир итәчәк. Йолдызлар сезгә кыюрак булырга киңәш итә. "Сулга" йөрүче гаиләле Сукоярларны исә күңелсезлекләр көтәргә мөмкин. Ә ялгыз Сукоярлар моның зыянын күрмәс.


Балык. Тыныч яшәү рәвеше алып барырга күнеккән Балыклар өчен гыйнвар ае үзенчәлекле булачак. Бик күп күңелле вакыйгалар көтелә. Әмма артык талчыга күрмәгез. Йолдызлар Балыкларга мәхәббәт маҗаралары әзерләгән. Бәхетегездән исерә күрмәгез, Балыклар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев