Гимназиялеләр иң матур үрелгән чәчле кызны билгеләделәр
Яңалыклар

Гимназиялеләр иң матур үрелгән чәчле кызны билгеләделәр

Мөслим гимназиясендә бер ай дәвамында "Иң матур үрелгән чәч" конкурсы узды. Бүген бәйгенең җиңүчеләре дә ачыкланды. 9-11 сыйныфлар арасында 1 нче урынны Талия Җиһангирова, 2 нче урынны Ләлә Шәйхетдинова алды.

5-8 сыйныфлар арасында 1 нче урында Зилия Әһлиуллина , 2 нче урында - Эльвина Хафизова. Башлангычлар арасында призлы урыннарны урыннар Ләйлә Каюмова белән Азалия Габидуллинага бирелде. Җиңүче кызларга спектакльгә билетлар, гимназия буфетына тәм-томнар алу өчен талоннар бирелде.


Нет комментариев