Газ тоташтырылды
Яңалыклар

Газ тоташтырылды

Зәңгәр ягулыкка тоташтыруны сигез ел көткәннәр.

Бүген Колхоз урамы 95 йортта яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга булды. Биредә йортны газга  тоташтыру башкарылды. Моңа кадәр өйне электр, утын ягып җылытканнар. Зәңгәр ягулыкка тоташтыруны сигез ел көткән хуҗаларның сөенечтән күзләренә яшь килде, алар чиксез шат иде. Бу бик мөһим эшне башкаруда ярдәм иткән республика, район җитәкчеләренә, җаваплы белгечләргә чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. "Озакка, гомерлеккә булсын иде бу куаныч", - дигән теләктә калдылар.

Наилә Сәлахова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев