Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7г сыйныфы укучылары Үзәк китапханәгә чираттагы очрашуга бардылар
Балалар, тын да алмыйча, зур кызыксыну белән тыңладылар
Китапханә хезмәткәре Фаткаева Г. Г., яңа, Ватанны саклаучылар Елын башлап, гади капралдан генералиссимус дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек полководец А. В. Суворов турында сөйләде. Балалар, тын да алмыйча, зур кызыксыну белән тыңладылар. Бәләкәйдән ишетеп үскән "Тяжело в ученье, легко в бою" афоризмының авторының бик үзенчәлекле тормыш юлын күзалладылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар да алдылар. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен алдыңа максат куя белергә, шул максатка туры барырга кирәклегенә тагын бер инанды балалар.
Фото – Мөслим урта мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев