Фотоларда – герой гаиләләре
Мөслимлеләр Республика көнен зурлап билгеләп үттеләр.
Чараларның тетрәндергече З. Басыйрова исемендәге рай-он мәдәният йорты каршында узды. Биредә “Герой гаиләсе” дип исемләнгән фотокүргәзмә эшләде. Анда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашларыбызның гаиләләренең фотолары урын алган иде. Чарага егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре, туганнары да чакырылды.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланды. Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары шигырьләр сөйләде.
– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр без тыныч тормышта яшәсен өчен үзләрен аямый. Без аларның батырлыгын бер генә минутка да онытырга тиеш түгел. “Герой әтисе” республика фотокүргәзмәсен өлге итеп алып, егетләрнең якыннарын күрсәтеп, алар хакында кыскача мәгълүмат бирергә булдык. Әлеге егетләр, аларның әти-әниләре һәм гаиләләре – безнең горурлыгыбыз. Һәр егет безнең йөрәкләрдә саклана, – диде Альберт Хуҗин, батырларча һәлак булган райондашларыбызның әти-әниләренә рәхмәтен җиткереп.
Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айбулат Иматуллин үлгәннән соң “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Медаль аның апасы Сәрия Шакировага тапшырылды.
– Илмир улыбыз шук, тиктормас булып үсте. Бүген дә аның балачактагы шуклыкларын, боз ватылып, суга батканын искә алдым. Улым белән үткәргән күңелле мизгелләр һәрвакыт истә. Үзебезне дә, улларыбызны да онытмыйлар: төрле чараларга чакыралар, хәлебезне белешәләр. Бер җылы сүз, якын күреп хәл белү дә күңел күтәренкелеге бүләк итә, – ди Ташлыяр авылыннан районда беренчеләрдән булып улын җирләгән Фәридә Монасыйпова.
– Бүгенге чара бик әһәмиятле һәм кирәкле: улларыбызны искә алдык. Булат өч улымның берсе иде. Балачактан ук курку белмәс, бик кыю һәм үз дигәненә ирешә торган егет булып үсте. Махсус хәрби операциягә киткәндә: “Тиздән җиңү белән кайтырбыз, кайгырмагыз”, – дигән иде. Егетләр ил өчен гомерләрен бирделәр. Аларның балалары, туганнары калды. Алар әтиләренең, абыйларының батырлыгын тарих китапларыннан укып белерләр һәм батырлык үрнәге булган әтиләре, туганнары хакында истәлекләрне мәңге сакларлар! – диде Симәк авылыннан Лениза Вәлиева.
Фотокүргәзмә берәүне дә битараф калдырмады. Һәркем, фотолар каршында тукталып, батыр уллар үстергән әти-әниләргә рәхмәт әйтеп, аларга сабырлык теләде. Чара тәмамланганнан соң да халык таралырга ашыкмады.
Римма Афзалова фотолары
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 5 сентябрь санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев