Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Фельдшерның ярдәмчеләре дә бар

Авылларда яңа хөкүмәт программасы тормышка ашырыла

Узган елның сентябрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кабул иткән “Фельдшер ярдәмчесе” проекты кысаларында республикада фельдшер ярдәмчесе вазыйфасы барлыкка килде. Шул рәвешле районнарда һәм авылларда фельдшерлар кытлыгын берникадәр киметү, урыннардагы фельдшерларга ярдәм итү күздә тотыла. Фельдшер ярдәмчесе ул – кече шәфкать туташы.

Фельдшер ярдәмчеләре әлеге вазыйфага кыска вакытлы курслар узгач алына. Фельдшер ярдәмчесе вазыйфасына интернетта документлар тутыру, участок терапевтына күрсәткечләр җибәрү керә. Ул канда шикәр күләмен, кан басымын, ЭКГ, сатурация кебек күрсәткечләрне дә билгеләргә бурычлы.

Районыбызның фельдшер-акушерлык пунктларында да әлеге яңалыкны хуплап каршы алдылар.

– Бүгенге көндә 19 фельдшер ярдәмчесе эшли, – ди район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина. – Аларның барысы да Әлмәт медицина көллиятендә әзерлек курслары узды. Фельдшер ярдәмчеләре патронаж, диспансерлаштыруның беренче этабы кысаларында чаралар (анкета тутыру, артериаль кан басымын үлчәү, антропометрия) үткәрү, дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тота, аз хәрәкәтләнүче һәм урын өстенә калган авыруларга ярдәм итә.

Фельдшер ярдәмчеләре арасында яшьләр дә, элек фельдшер булып эшләгән лаеклы ялдагы өлкәннәр дә бар. Шундый ярдәмчеләрнең берсе – Катмыш авылы фельдшеры ярдәмчесе Гөлмәрьям Шәйхиева.

– Яшь вакытта шәфкать туташы булырга хыялланган идем. Әмма хыялымны чынга ашыра алмадым. Шөкер, лаеклы ялга чыккач, фельдшер-акушерлык пунктында эшләргә, авылдашларга хезмәт күрсәтергә насыйп булды, – ди Гөлмәрьям апа. – Пункт фельдшеры Гүзәлия Гайсина белән аңлашып эшлибез. Гүзәлия Галиевна вазыйфаларын яратып башкара, игътибарлы, авыруларга вакытында ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә 214 кешегә хезмәт күрсәтәбез, шуларның 45е – балалар, 55е – пенсионерлар, эш яшендәге 114 кеше исәпләнә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 10 гыйнвар саныннан укыгыз.

Фото – Гөлмәрьям Шәйхиеваның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев