("Татар-информ"). Европа берлеге комиссиясе җәйге вакыттан күчүне кире кагуның никадәр максатчан булуын өйрәнә, дип яза Frankfurter Allgemeine Zeitung газетасы Европа берлеге комиссиясе вәкиленә сылтама белән. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.
"Еврокомиссия инде җәйге вакытны кире кагуның никадәр мөһим булуын тикшерә. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә барлык булган мәгълүматларны исәпкә алып өйрәнелә", дип яза газета Европа берлеге комиссиясе вәкиленә сылтама белән.
Бу мәсьәләдә рәсми мәгълүматлар Европа берлеге комиссиясе бәяләмәсе нәтиҗәләре билгеле булгач та хәбәр ителәчәк, дип искәртелә.
Нет комментариев