Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшлим дисәң – эш бар ул!

Районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең 2021 елда­гы эшчәнлеге турында оешма җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов белән сөйләштек.

– Дамир Заһитович, 2021 елда районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге күпме кешене эшле итте?

– Узган ел 219 кеше эшкә ур­наштырылды. Мәшгульлек үзәгенә дәүләт хезмәтләре алу өчен 332 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 141е эшсез статусы алды. Бу – мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән гражданнарның 42,5 процен­ты. Ел дәвамында эшсез граждан­нарга мәшгульлек үзәге аша 4729100 сум күләмендә пособие түләнде. Ел дәвамында мәшгульлек үзәгенә оешма-предприятиеләрдән 459 ва­кантлы хезмәт урыннары бирел­де. Әлеге вакансияләр нигездә рай­он шифаханәсеннән, Мөслим сөт комбинатыннан, кәрәзле элемтә са­лоннарыннан, почта бүлегеннән, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оеш­масыннан, шәхси эшмәкәрләр Ирек Хәмәдишин, Илдар Кәримов, Айдар Әюповтан, Дамир Шәнгәрәев, Рус­лан Кәлимуллин, Раиф Мортазин фермер хуҗалыкларыннан, “Фа­иза” кооперативыннан, “Мөслим- продукт” оешмасыннан керде. Мон­нан тыш “Август-Мөслим” агро­фирмасы, ашлык кабул итү пред­приятиесе, “Хуҗалык тәэмин итүе”, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиеләре, “Агрома­стер” компаниясе, Мөслим-информ, эчке эшләр бүлеге, “ШАХ” берләшмәсе, кафелар, “Туган як” агрофирмасы, район суды, сәнгать мәктәбе, Мөслим лицее, “Маяк” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге, политехника техникумы, карт­лар йорты, ветеринария берләшмәсе дә ай саен 1-3 вакантлы урын тәкъдим итеп торды.

– Эш эзләүчеләр арасында яшь һәм гендерлы бүленеш буенча кемнәр күбрәк?

– Мәшгульлек үзәгендә исәптә то­ручы 141 кешенең 76сы (54 процент) – хатын-кызлар, 65е (46 процент) – ир- атлар. Яшь буенча 16-29 яшьлекләр – 26 кеше, 30-49 яшьлекләр – 68 кеше, 50 яшьтән өлкән булган 47 кеше теркәлгән. Белем дәрәҗәсе буенча 1 кеше – башлангыч, 46 кеше – урта белемле, 54 райондашыбыз – урта һөнәри һәм 40 кеше – югары белемле.

– Эш урыны тәкъдим итеп тә анда хезмәт куярга теләмәүчеләр бармы?

– Әйе, узган ел эшсез гражданнар­га 327 юллама бирелде. 108 юллама кире кагылды: 12 очракта – эшчене оешмалар, 96 очракта юлламаны эш­сез гражданнар кире какты. Нигездә гражданнар юлламаны эш урынына барып йөрү проблемалы булса яки хезмәт хакы түбән булганда кире кага. Оешмаларның да без тәкъдим иткән кешене кире бору очраклары аз түгел. Алар эш тәҗрибәсе булмау­ны сәбәп итә.

– Дамир Заһитович, эш табарга ярдәм итү максатыннан мәшгульлек үзәге тарафыннан укулар да оешты­рыла бит әле...

– Әйе, һөнәри белем бирү һәм һөнәри әзерлек кысаларында уз­ган ел 25 эшсез граждан өстәмә бе­лем алды. Аларга 1С-предприятие белгече (6 кеше), электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы (5 кеше), С һәм Е категорияле машина йөртүче (5 кеше), визажист (9 кеше) белгечлекләре буенча өстәмә бе­лем бирелде. “Үз эшеңне ачу” про­граммасы кысаларында мәшгульлек үзәге аша алты кеше үз эшен ачты. Моның өчен гражданнарга 870600 сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде. Үз эшен ачучыларның дүртесе – ха­лыкка хезмәт күрсәтү, икесе – сәүдә өлкәсендә эшли. Болардан тыш 241 гражданга (шул исәптән 239 укучы һәм студент) – “Профессиональ ори­ентлашу” дәүләт хезмәте, 21 граждан­га (шул исәптән 1 эшсез инвалид) – “Хезмәт базарында эшсезләргә соци­аль адаптацияләшү” дәүләт хезмәте һәм 21 гражданга (шул исәптән 1 эш­сез инвалид) “Эшсезләргә психологик ярдәм” дәүләт хезмәте күрсәтелде.

– Белүебезчә, мәшгульлек үзәге балаларны эшкә урнаштырганда да ярдәм күрсәтә.

– Әйе, балаларны вакытлы­ча эшкә урнаштыру 2021 елда “14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар­ны вакытлы эшкә урнаштыру” про­граммасы нигезендә башкарыла. Уз­ган ел 152 бала эшкә урнаштырыл­ды. Бу – районда яшәүче 14-18 яшь­лек 756 баланың 20,1 проценты. Ба­лаларга гомуми алганда 313340,40 сум матди ярдәм күрсәтелде. Укучы­лар нигездә “Хуҗалык тәэмин итүе”, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиеләрендә, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оеш­масында, Мөслим электр челтәрләре җәмгыятендә, И.Хәмәдишин фермер хуҗалыгында һәм Иске Карамалы, Баланлы, Рус.Шуган, Симәк авыл җирлекләрендә эшләделәр. Күпчелек балалар төзекләндерү, яшелләндерү эшләрендә катнаштылар. 2022 елда бу программа буенча 190 баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла.

Римма Афзалова.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев