Эш бар ул!..
Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, районда 68 вакант эш урыны бар.
Бүгенге көндә 35 кеше – 19 ир-ат һәм 16 хатын-кыз районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәптә тора. Шуларның тугызы – югары, 13е – урта белемле, 13е урта- һөнәри белемгә ия.
– Исәптә торучыларның берсе – сәламәтлеге чикле райондашыбыз, унбере – пенсия алды яшендә. Унбиш кешенең балигъ булмаган балалары бар, өчесе – күпбалалы әти-әниләр. Исәптә торучы эшсез кешенең иң яшенә – 23, иң өлкәненә – 61 яшь, – ди районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина.
Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларга ай саен 1500 сумнан 12792 сумга кадәр пособие түләнә. Пособиенең күләме эш стажына һәм соңгы эш урынындагы еллык хезмәт хакына бәйле.
Ел башыннан, эш эзләп, үзәккә 69 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 42се эшкә урнашкан. Үзәктә исәптә торучылар арасында икътисадчы, сатучы, кассир, пешекче кебек һөнәр ияләре дә шактый. Мөнирә Идиятуллина хәбәр итүенчә, эшсезләр күпчелек территориаль сәбәп белән теркәлә, ягъни аларга вахта ысулы кулланылмый торган эш кирәк. Югары хезмәт хакы таләп итүчеләр дә күп.
Эшсезләргә ярдәм итү максатыннан вакансияләр ярминкәсе үткәрелә. Аның соңгысы 17 майда үтте. Район үзәк хастаханәсе, “Август-Мөслим” агрофирмасы, Мөслим сөт комбинаты вәкилләре бу көнне унҗиде эш урыны тәкъдим итте.
– Эш бирүчеләр катнашында үткәрелүче мондый ярминкәләрне эш эзләүче райондашларыбыз көтеп ала. Ярминкәдә унбиш кеше катнашты һәм алты кеше консультация алды. Өч кешегә эш урыннарына юллама бирелде, – ди Мөнирә Идиятуллина.
Вакансияләр ярминкәсендә эш тәкъдим итүчеләр хезмәт һәм ял шартлары, хезмәтхакы белән дә таныштырды. Тәкъдим ителгән эш урыннарының хезмәт хаклары лаеклы иде. Тик эш эзләп килүчеләрнең генә күзләрендә очкын күренмәде.
– Җирлегебездәге оешма - предприятиеләр үзләрендәге вакансияләр турында ай саен безгә хәбәр итәргә бурычлы. Мәшгульлек сферасында коррупция юк. 2019 елның 1 апреленнән “Россиядә эш” мәгълүмат-аналитика порталы булдырылды. Һәрбер граждан һәм эш бирүче бу портал аша мәшгульлек үзәгенә электрон рәвештә мөрәжәгать итә ала. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша узган ел 25 райондашыбыз түләүсез нигездә һөнәр үзләштерде (шуларның берсе – сәламәтлеге чикле кеше). Биш кеше – эретеп ябыштыручы, ун райондашыбыз визажист һөнәренә укыды. Биш кеше “1С-предприятие” программасы буенча эшләргә өйрәнде, биш ир-егет “Е” категориясе буенча машина йөртүче белгечлеген алды, – ди Мөнирә Идиятуллина.
Фото – Хезмәт һәм мәшгулельлек үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев