Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Эшче һөнәр ияләрен әзерлиләр

“Һөнәргә беренче адымнар” муниципаль проектына старт бирелде

ТР Мәшгульлек үзәгендә белдерүләренчә, Татарстанның сәнәгый җитештерү өлкәсендә кадрлар кытлыгы күзәтелә. Илебезгә конструкторлар, технологлар һәм механиклар, шулай ук квалификацияле эшчеләр – токарьлар, фрезерчылар һәм шомартучылар җитми. Төзелеш өлкәсендә конструкторлар, проектлаучылар һәм җитештерү-техник бүлек белгечләре, шулай ук электромонтажчылар, эретеп ябыштыручылар һәм буяучыларга ихтыяҗ зур. Әлеге проблемадан чыгу юлын мәгариф өлкәсендә дәүләт күләмендә карарлар кабул итү ярдәмендә эзлиләр.

2026 елда үз көченә кергән канун нигезендә, төрле сәбәпләр аркасында төп дәүләт имтиханын тапшырмаган һәм аттестат алмаган 9 сыйныф укучыларына бушлай һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бирелә. ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сүзләренчә, элек мондый укучылар икенче елга мәктәптә укырга калдырылса, быелдан 10 сыйныфка яки урта һөнәри белем бирү учреждениесенә керү мөмкинлеге булмаганнарны һөнәргә өйрәтәчәкләр.

Татарстан быел урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү экспериментына да кушыла. 9 сыйныфтан соң аттестат алу өчен укучыларга ике яисә дүрт имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. 9 сыйныфны тәмамлаган укучы дүрт имтихан нигезендә аттестат алган булса, алдагы еллардагы кебек үк, ул укуын 10 сыйныфта да, көллият һәм техникумнарда теләсә нинди белгечлек буенча да дәвам итә алачак. Аттестатны ике имтихан (рус теле һәм математика) нигезендә алучылар 33 һөнәр һәм җиде белгечлек буенча исемлек белән расланган көллиятләрдә һәм техникумнарда белем алуларын дәвам итә ала. Әлеге исемлек республикадагы кадрлар кытлыгыннан, фаразланган ихтыяҗдан чыгып билгеләнгән һәм анда Мөслим политехник техникумы да бар.

Техникум район мәгариф идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшли.

2023 елдан башлап, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республикабызда 2030 елга кадәр профиль алды һәм профильле укыту системасын үстерү, хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган профессияләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча “Уңыш” концепциясе тормышка ашырыла. Әлеге концепция кысаларында “Һөнәргә беренче адымнар” муниципаль проекты эшчәнлеген башлап җибәрде.

Проект кысаларында Мөслим лицееның 8 сыйныф укучылары өч көн дәвамында Мөслим политехник техникумында гамәли күнекмәләр алдылар: үзләрен эретеп ябыштыручы, пешекче-кондитер, шофер, слесарь буларак сынап карадылар. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышканнан соң, заманча җиһазларда укучылар безе пешерде, тренажерда машина йөртү күнекмәләре алды, үзләренең сызымнары нигезендә кискән тимер элементларны эретеп ябыштыру аппараты ярдәмендә ябыштырып карады. Кыюлар йөк машинасын да иярләде, җиңел машинаның тәгәрмәчен дә алыштырды. Слесарьлык эше белән кызлар беренче тапкыр танышуларын яшермәде. Әлеге дәресләрдә алар сызым нигезләренең бик кирәкле булуына төшенде кебек.

Мәктәп укучыларының кулларына заманча эш кораллары тоттырып осталык дәресләре үткәрү техникум укытучылары өчен дә зур тәҗрибә булды.

– Узган ел мондый очрашулар техникумның матди-техник базасына экскурсия рәвешендә генә алып барылса, быел кызлар да, малайлар да әлеге җиһазларда эшләп карау мөмкинлегенә ия булды. Төрле һөнәрләрдә сынап карап, алар үзләренә кызыклы булган белгечлек буенча уку йортын сайлый алырлар, дип ышанабыз, – ди техникумның җитештерүгә өйрәтү мастеры Евгений Басорин.

– Район мәгариф идарәсе инициативасы белән башланган әлеге проект киләчәктә мәктәп укучыларына эшче һөнәрләр сайлауга юнәлеш бирерлек зур чара булсын, илебезгә кирәкле профессионаллар әзерләргә этәргеч бирсен иде, – ди Мөслим политехник техникумы директоры Илнар Миргалимов.

Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрдә аларга карата кызыксыну уяту, яңа технологияләрне үзләштерү, предприятиеләр өчен таләп ителгән белгечлекләрне арттыру менә шундый гамәли дәресләр ярдәмендә нәтиҗәлерәк булачак. Мондый дәресләрне районыбызның башка мәктәпләре белән дә үткәрү күздә тотыла.

 

Гөлназ Җәлилова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев