Реклама
Яңалыклар
Еллар имин булсын!
Быел бу теләк оеруча актуаль яңгырый.
Яңа елга аяк басарга әзерләнгән көннәрдә һәркем узып баручы елда башкарылган эшләрне анализлый һәм киләчәккә планнар корадыр. Район башлыгы Рамил Муллин белән узып баручы елның мөһим вакыйгалары турында сөйләштек.
– Рамил Хәмзович, 2020 елда башкарылган эшләрне барлыйк әле. Ел вакыйгасы булып хәтердә калырлык нинди эшләр башкарылды?
– 2020 ел өч зур вакыйга белән бәйле булды. Беренчесе – ТАССРның 100 еллыгы, шул исәптән Мөслим районы оешуга да быел 90 ел булды. Икенче зур вакыйга ул – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм өченчесе – Татарстан Республикасы Президентын һәм ТР муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлаулар. Әлеге вакыйгалар уңаеннан районда “Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексын ремонтладык, Батырлар йортын ачтык, “Тамчы” бассейнын сафка бастырдык, балалар сәнгать мәктәбенә һәм Баланлы гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт үткәрдек.
– Мөслим – авыл хуҗалыгы районы. Бу өлкәдә башкарылган эшләргә дә тукталып үтегез әле, Рамил Хәмзович.
– 2020 ел авыл хуҗалыгы өчен бик уңышлы булды. Быел 156 мең тонна икмәк җыеп алдык, Аллага шөкер. Бу зур инвестицияләр белән бәйле. “Намус” агрофирмасы районда беренчеләрдән булып яңа технологияләр, яңа техника, яңача җир эшкәртү ысулларын кертте. “Туган як”, “Исламов” һәм башка хуҗалыклар уңышлы эшли. “Август” компаниясе, “Вамин”нан калган җирләрне алып, 4 млрд инвестиция кертте һәм яңа технологияләр нигезендә эшли башлады. Киләчәктә, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, 200 мең тонна икмәк җыярга өметләнәбез.
Те р л е к ч е л е к кә дә зу р инвестицияләр кертелде. “Август” компаниясе мөгезле эре терлек өчен яңа мегакомплекс төзи. 2400 баш терлеккә исәпләнгән комплексның бер өлеше әзер. Шушы көннәрдә аны кулланылышка тапшырырбыз, дип уйлыйм. Кошчылык юнәлешендә 30 мәйданчык эшли. Бүген кошчы фермерлар чеби- тавык кына сатмыйча, Рязань, Уфа шәһәрләренә эмбрион да саталар. Михайловкада 350 млн сумлык яңа комплекс төзелә. Киләчәктә биредә кош- кортны эшкәртү цехы да булыр дип көтелә. Бүген егетләребез үзләрен Рәсәй күләмендә күрсәтә.
– 2020 елда социаль-икътисадый юнәлештә нинди үзгәрешләр булды?
– Иң мөһиме – тотрыклылыкны тәэмин итә алдык. “Агромастер” җитештерү компаниясенең бүгеннән үк киләсе елның июненә кадәр заказлары бар. 400дән артык кече һәм урта эшмәкәр төрле өлкәләрдә матур гына эш алып бара. Район буенча 6 млрд 400 млн сумлык продукция җитештерелде. Сәнәгать җитештерүе индексы быел 139 процентны тәшкил итте. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 39 процент, дигән сүз бу. Бүген җирнең дә, эшнең дә, хезмәт кешесенең дә хакы бар.
Бүген 31 мәгариф учреждениесендә 3 меңнән артык бала белем һәм тәрбия ала. Максат белем бирү генә түгел, ә балаларны олы тормышка әзерләү. Балаларның 85 проценты төрле түгәрәкләргә йөри. Бу – өстәмә белем, шөгыль. Мәгариф, мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту белән бергә аларның эчтәлеген дә кайгыртабыз. Уңышларыбыз да һәр өлкәдә бар һәм күп. Россиякүләм генә түгел, Европа чемпионнарын тәрбияләвебез балалар белән эшнең ни дәрәҗәдә оештырылуын күрсәтә. Инвалидлар, өлкәннәр ункөнлекләрендә халыкның, хәтта балаларның актив катнашуы җәмгыятьнең җитлегүенә ишарә. Бүген рухи тормышыбызга игътибарны арттырырга кирәк. Күләмле эшләр башкарып та, рухи дөньябыз сай икән, без җирлегебезгә керткән инвестицияләрнең кадерен белмәячәкбез.
– Бәйрәм уңаеннан райондашларыбызга теләкләрегез дә бардыр, Рамил Хәмзович...
– Бүген, үткәннәрне онытмыйча, киләчәккә өмет белән карап, булдыра алганча яхшы итеп эшләргә кирәк. Туганнар, күршеләр белән тату, бердәм яшәгәндә генә җирлегебездә иминлек, бәрәкәт булыр. Аллага шөкер, муллыкта, матур тормышта яшибез, шөкер итәргә өйрәнәсебез бар. Җирлегебезгә, җөмһүриятебезгә тотрыклылык, иминлек бирсен! Барыбызга да саулык- сәламәтлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев